ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Буа районы электр челтәрләре хәбәр итә: 26.06.2018 -  02.07.2018 көннәрне линияләрдә ремонт эшләре алып барылу сәбәпле Буа районының кайбер авылларында ут булмаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә. 25 июнь көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

 


23
июнь, 2018 ел
шимбә

Район дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәр бәйрәмнәрен Кояшлы аланда Сабан туе ясап, билгеләп үттеләр.

Тантаналы чарада дәваханәнең хирургы Сергей Викторович Фоминга һәм педиатрия бүлеге шәфкать туташы Илсөяр Низамеевага Сәламәтлек өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.


22
июнь, 2018 ел
җомга

29 июньдә    08.00 - 16.00 сәгать аралыгында “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүлмәсендә чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

Терлекчелектән барлык продукциягә мәҗбүри электрон ветеринария сертификатлаштыруы кертеләчәк, дип күптәннән сөйләнелде. Яңалык гамәлгә керүгә  санаулы көннәр генә калды. 1 июльдән  “Меркурий” автоматлаштырылган системасы тулы көченә эшли башлаячак. Бу инде анда теркәлмәүчеләр итне дә, сөтне дә сата алмаячак, дигән сүз.

      Иҗтимагый проект оештыру буенча өйләр өчендә хезмәткәрләре олы гражданлар  өчен Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсүту үзәге “Гармония” хобби үзләштерү күнекмәләре оештырып үткәннәр. Күрсәтеп кителгән техника “декупаж» дигән исем йөртә hәм үзенең нигезендә сәләмәтлек hәм гомер озынайту ниятләрен куя. Бу шогыльның максаты: актив озын гомерлекне сакларга, иҗади сәләтлекне үстергә hәм олы кешеләрнең тормыш күәтен үстерергә.  

Бүген буалылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлары, яу кырында ятып калган каһарманнарның якыннары шәһәр үзәгенә килде.

Июнь башында  ДУМ РТ тарафыннан   “Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит” дигән акция игълан иткән иде. Әлеге мөһим чарага Буа мөхтәсибәте каршында уңышлы гына эшләп килүче яшьләр бүлеге дә бик актив кушылды.


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Пенсия фондының Буа районы һәм шәһәрендәге районара идарәсе, аның җитәкчесе Рафыйк Гали улы Җәләлов инициативасы белән ундүрт ел элек оештырыла башлаган бард җырлары фестивале хәзер Россия күләмендә зур колач алды.

Якташыбыз, элеккеге Татарстанның сәламәтлек саклау министры, медицина фәннәре докторы, профессор Камил Зыятдинов арабыздан киткәнгә өч ел була. Бүген аның истәлегенә бертуган абыйсы - “Татплодовощпром” концерны генераль директоры Раил Зыятдинов Буа, Апас, Чүпрәле районнары техникумнары арасында хоккей турниры уздырды. Чарага мәрхүмнең башка туганнары да килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International