ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

5 номерлы мәктәпнең баскетболчы һәм мини-футболчы кызлары район данын зона этабында яклаячак.

Күптән түгел Яшьләр үзәгендә пенсионерлар темплы шашка һәм шахмат буенча көчләрне ачыкладылар – биредә IV Республика бәйгесенең зона этабы узды.

Район оешмалары һәм предприятиеләре дә Казан мэры Илсур Метшин башлангычындагы “Яшел рекорд” проектын хупладылар.


29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

“Иң олыбызга 81, яшебезгә - 65 яшь, ә күңелебез һаман 18дә”, - дип кабатларга яраталар Яскүл авылында иҗат итүче “Уяв” ансамбле әбиләре.


27
октябрь, 2012 ел
шимбә

Социаль ипотека шартларында тораклы булырга теләүчеләр өчен шәһәрнең Яшьләр урамы, 13 “А” йорт адресы буенча биш катлы 45 квартиралы йорт сафка басачак. Ул квартираларны 70 процентының хуҗалары билгеле булгач төзелә башлаячак.

Россиядә тәмәке тартуга каршы ныклы көрәш ачтылар. Октябрь азагына кадәр Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тулысынча тыю турында закон проектын тапшырачак. Бу уңайдан газета укучыларга да мөрәҗәгать итеп, барысына да бер сорауны бирдек: “Сез тәмәке тартуны  чикләүне хуплыйсызмы?”


26
октябрь, 2012 ел
җомга

“Пәри башка, җен башка”, “Операция Ү, яки Казаннан кәләш урлау”, “Ничарадан бичара” – Буа дәүләт драма театры диварларындагы афишалар берсеннән-берсе кызыктыргыч исемле спектакльләр әзерләнүе турында “кычкырып тордылар”. Тамашачы яңа сезонда кайсысы беренче куелыр, дип баш ватты. 15 октябрьдә сер тиз чишелде...

Район хуҗалыклары шикәр чөгендерен заводка тапшыра алмый азапланалар. Бу яңгырлы һава торышына гына бәйле түгел.

Әлфиябез – лауреат
Түбән Наратбаш авылыннан Әлфия Хәйруллина Татарстан Хөкүмәте һәм ветераннарның республика Советы өлкәннәр арасында үткәргән фольклор, җыр, бию, нәфис сүз буенча “Балкыш” фестиваленең зона турын үтеп, филармониянең концерт залында узган гала-концертта катнашты. Якташыбыз “Ерактагы якын дустыма” җырын башкарып, лауреат исеменә һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

25 октябрь көнне Корбан гаете. Шул исәптән Буа районында яшәүче мөселманнарны Буа муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International