ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2026 ел
җомга

Алмашынучан болыт.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә  көчле.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр.

Казанда очрашу барышында Россия Почтасы генераль директоры Михаил Волков һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле килешүгә кул куйдылар. Документ узган ел Почта һәм республика Хөкүмәте тарафыннан төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә өстәмә булды.

Россиядә шәһәрләрне һәм җирлекләрне төзекләндерү буенча «Төзекләндерү блогерлары 2.0» II Бөтенроссия медиаконтент конкурсы старт алды. Чара халыкның гражданлык активлыгын үстерү һәм Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең Уңайлы шәһәр мохитен булдыруда гражданнарның катнашу мөмкинлеген тудыру максатларында үткәрелә.


23
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Алмашынучан болыт.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә  урыны белән көчле.

Кайбер районнарда яшен,  боз.

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы хезмәткәре Гайнуллина Гүзәл сәүдә объектларында күчмә чара уздырды. 

2026 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с булган яшен, урыны белән боз, төнлә көчле яңгыр һәм томан көтелә.

Карар  иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка белешмәләр чагылыш тапкан  шәхси исәп (ИЛС) мәгълүматларына нигезләнеп кабул ителә. Республикада яшәүчеләргә шәхсән гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм белешмәләр җыярга кирәкми – бары "Дәүләт хезмәте" порталындагы  шәхси счётындагы мәгълүматларны карап бару да  җитә.

 Взносларны  түләү ирекле хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларны Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге автомат рәвештә шәхси счетларда исәпкә ала.

Татарстан халкы елына уртача 200 000 тапкыр акча күчерү хезмәтеннән файдалана. Җибәрүчеләр арасында әлеге сервисны махсус билгеләнеш буенча куллана торган клиентлар бар — алиментлар өчен акча күчерү. 


22
июль, 2026 ел
чәршәмбе

«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» XXIII еллык республика конкурсына йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International