Кичә Буа муниципаль районында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары, җитәкче-урманчылар һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең урман хуҗалыгы директорлары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды, дип хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итә, шуннан 145 млн. сумы - федераль бюджеттан, ә 105 млн сумы республика бюджетыннан бирелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча 14 майга тәүлеклек сөт сату күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләр Татарстан Республикасында – 3,7 мең тонна. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае – 2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Татарстан кырларында уңыш формалашу чоры башлануны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне яклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сезонлы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә әйтте.
2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Кичә Буа муниципаль районының "Форпост" хокук тәртибе үзәге студентлар белән "Студентлар коррупциягә каршы" дигән интеллектуаль-танып-белү викторинасын үткәрде. Чараның максаты: актив тормыш позициясе тәрбияләү, студентлар тарафыннан коррупциягә каршы көрәш буенча практик чаралар үзләштерү.
2019 елның 27 июнендә «Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халыкка чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.
08.00 сәгатьтән 09.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды белгече Гәрәева Рузилә Тәлгать кызы кабул итә
09.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр-суд приставы Насыйров Илмир Камил улы
11.00 дән 12.30 га кадәр-Юровская Инна Виктор кызы нотариусы
12: 30-14.00 - «Татарстан Республикасы БТИ " АҖ Буа бүлекчәсе җитәкчесе Таҗиев Азат Зөбәрҗәт улы
14: 00дән 15: 30га кадәр-адвокат Әхмәтҗанов Руслан Рөстәм улы
Алдан язылу өчен телефон: 3-44-29.
Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары Шакирова С. В. һәм Князева К. С. «Чайка» шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча төркемле дәрес үткәрделәр.
26 июньдә наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы һәм социаль педагогы Князева К. С. һәм Степанова О. Ю. «Наркотикларсыз тормыш»республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Буа медицина училищесы студентлары белән тренинг үткәрделәр.
13 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.