ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

14 июньдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык  муниципаль районнары  белән  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә   шул  хакта сүз  барды.     Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты.  

Салым түләүченең шәхси кабинеты салым инспекциясенә шәхси визитыннан яхшырак. Шәхси кабинетка тоташыгыз!


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Әлкәй Исәк авыл җирлегендә «Уйнагыз, гармуннар» I төбәкара фестивале узды.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Төзү яки пенсия күләме турында белешмә алырга, туу турында таныклык яки СНИЛС рәсмиләштерергә, күчемсез милек белән алыш-биреш теркәргә – боларның барысын да район үзәгенә бармыйча гына эшләргә була.  1000 нән артык кеше яшәгән барлык авыл җирлекләрендә КФҮ читтән торып кабул итү тәрәзәләре оештырылган. Алар рәсми рәвештә КФҮнең территориаль аерымланган структур бүлекчәләре дип атала. Һәр районда шундый биштән 16га кадәр бүлекчәләр бар, ә алар республикада барлыгы 280 дән артык.

Кадастр бәясен билгеләү һәм милек салымын исәпләү темасы, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау процедурасы актуаль булып тора.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуны  хәбәр итә:   кече  хуҗалыкларга ярдәм итү  программаларын гамәлгә ашыру  максатларында,  Россиянең менеджмент һәм  агробизнес   инженерлык    академиясе  («РИАМА» ФДБМУ)   17 июньнән 19  июньгә кадәр,   дистанцион белем  бирү технологияләрен  кулланып,   фермерлар, авыл  хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар әгъзалары, район (муниципаль) администрацияләрнең  авыл  хуҗалыгы  бүлекләре, КФХ   ассоциацияләре җитәкчеләре һәм  белгечләре өчен квалификация  күтәрү  программасы  буенча  «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын  оештыру: яшь фермерларга  ярдәм итү» темасына  көндезге  укулар  оештыра. 

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе салым түләүчеләргә хәбәр итә: "Акча белән исәп-хисап ясаганда һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, контроль-касса техникасын куллану һәм теркәү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Федераль закон тексты 2016 елның 12 июлендә "Российская  газета"ның 7019 (151) номерлы Федераль чыгарылышы басылып чыкты

Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчкәндә салым түләүчеләр өстәмә өстенлекләр ала, аерым алганда:

1.     Онлайн контроль-касса техникасын салым органына визитсыз теркәү мөмкинлеге, бу салым түләүченең вакытын һәм акчасын шактый янга калдыра.

2.    Бизнес-аналитиклар инструментларын онлайн куллану, бу үз бизнесларын нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә.

3.     Электрон чекларны чек тасмасына чыгымнарсыз җибәрү мөмкинлеге.

4.      Беренчел хисап документлары рәвешләрен мәҗбүри алып барудан баш тарту («КМ»формасы).

5.     Намуслы салым түләүчеләрне тикшерүдән практик баш тарту.

6.     Намуссыз салым түләүчеләрнең үзләренең салым бурычларын законсыз рәвештә минимальләштерү һәм көндәшлекле өстенлекне намуссыз алу мөмкинлеген булдырмау хисабына сәламәт көндәшлекле шартларда бизнес алып бару.

7.     Мәҗбүри техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту һәм фискаль тупланманың хезмәт итү вакытын арттыру хисабына чыгымнарны киметү.

8.     Онлайн-сәүдә бизнес өчен уңайлы, ә нәкъ менә: чек бастырып чыгарырга һәм аны сатып алучыга илтеп бирергә кирәклеге юк, ааны электрон рәвештә җибәрү дә җитә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «тәмәке продукциясен идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкалырга тиешле товарлар әйләнеше мониторингы дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү үзенчәлекләре һәм тәңгәлләштерү чаралары белән мәҗбүри маркировкалырга тиешле товарлар әйләнеше мониторингының дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү үзенчәлекләре турында» 2019 елның 28 февралендәге 224 номерлы карары нигезендә тәмәке һәм папирос әйләнешенә, шул исәптән аларны Россия Федерациясе территориясеннән читтә җитештергәндә дә, кертелә, аларда тәмәке продукциясенең күрсәтелгән төрләрен маркировкалау һәм аларны беренче сату (тапшыру, сату) турындагы мәгълүматларны мониторингның мәгълүмати системасына китермичә, 2019 елның 1 июленә кадәр рөхсәт ителә.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сишәмбе көнне Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Сибгатуллин Рөстәм Рәфкать улы булып китте.

"Форпост-хокук тәртибе" ФОП үзәге вәкилләре буалыларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртергә булдылар. Балалар өлкәннәр һәм балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, сулыкларда саклык чараларын, суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында листовкалар тараттылар, табибка кадәр ярдәм күрсәтү, рөхсәтсез ял итү урыннарында булу, шулай ук балаларны караучысыз калдырмау һәм исерек хәлдә коенырга ярамавы турында искәрттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International