ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне бөтен халык бәйрәме – Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән              тәбрик итәм!  


7
май, 2022 ел
шимбә

9 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Буа шәһәрендә «Үлемсез полк» акциясе узачак, ул ел саен бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә.

Буа урамнарыннан туганнары һәм якыннарының портретлары белән йөзләгән буалы юл үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, йөрештә катнашырга һәм «Үлемсез полк» сафларында узарга, һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр куярга ата-бабаларының батырлыгын хәтерләүче барлык кешеләрне дә чакырабыз.  

Сезонлы җылы башлану белән, гадәттәгечә, шәхси хуҗалыклар янәшәсендәге бакча кишәрлекләрен һәм территорияләрне җыештыру чаралары уздырыла.

Коры үсемлекләрдән һәм чүп-чардан җыештыру - бу яхшы гына түгел, ә халыкның үзләре иминлеге өчен кирәк булган традиция дә, чөнки коры чирәм, камыш яки чүп-чар янгын чыганагы булырга мөмкин.

Җир кишәрлекләре милекчеләре, йорт булуга яисә булмавына карамастан, чүп-чарны даими җыештырырга һәм үләнне чабарга тиеш. Нәкъ менә шул чорда коры-сары һәм чүп-чар яну аркасында янгыннар сизелерлек арта. Җил исеп чыккан бер чаткы, күз ачып йомганчы, коры үләнне яндырырга мөмкин, аннан ут торак һәм хуҗалык корылмаларына күчәргә сәләтле, ә иң начар очракта, янгын бөтен бер урамны томалап китәргә дә мөмкин.

Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы турындагы хәтер буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Буа районы халкы, яшьләре патриотик бәйгеләрдә һәм акцияләрдә катнашалар.

Буа муниципаль районының мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов җитәкчелегендә ел саен «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясендә мәдәният хезмәткәрләре активлык күрсәтә.

Кичә мәдәният хезмәткәрләре коллективы Бөек Ватан сугышы ветераннары Нури Садри улы Гомәров, Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин белән очрашты. Шулай ук «Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» булдылар.

«Катюша» һәм сугыш елларының башка композицияләренең яңгыравыклы көйләрен тыңларга ветераннар үзләре генә түгел, ә күршеләре дә чыкты. Якынлашып килүче бәйрәм белән котлау сүзләре, кыюлык һәм ныклык күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре һәркайда яңгырады…


6
май, 2022 ел
җомга

Буа районының 14 яшь педагогына тантаналы шартларда яңа ноутбуклар тапшырылды. Чарада муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Ак Барс банкның Буа офисы җитәкчесе Татьяна Васильева катнашты.

Икенче ел Буа шәһәренең "Импульс" спорт комплексында нәфис гимнастика буенча төбәкара ярышлар уза.

Тренерларның да, яшь гимнастларның да хезмәте зур булган спортның матур төре ул нәфис гимнастика. Бүген гимнастлар бик күп матур номерлар күрсәттеләр, аларның күбесе якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан хәрби тематикага багышланган иде.

Ачылу тантанасында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты, «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» Лилия Шәфиева катнашты.

Ветераннарны аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау районыбызда күркәм традициягә әверелде. Бу көннәрдә Гафурова Равия Шакирҗан кызы да юбилей белән котлауларны кабул итте.

Юбилярны 90 яше тулган көне белән котларга Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханбиков килде. Илгиз Фәрид улы аңа Россия Президенты В.В. Путин һәм Буа районы башлыгы исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

Берничә ел дәвамында республиканың күп фатирлы йортлары "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында төзекләндерелә.

Буа районы  программаның актив катнашучысы булып тора. 2021 елда Буа шәһәрендә 10 ишегалды төзекләндерелде, агымдагы елда эш дәвам итә.

Ел саен Бөек Җиңү бзйрәме алдыннан безнең районда яшәүче ветераннарыбызга шәхсән барып, хәлләрен белешеп тору матур традициягә әйләнде. Район җитәкчелеге, депутатлар шәхсән үзләре Бөек Җиңү өчен  ветераннарга рәхмәт белдерәләр һәм нык сәламәтлек телиләр, ә бүген бу бигрәк тә актуаль.

 

Шәһәрдә яшәүче 92 яшьлек тыл ветераны Мария Дмитриенко гомере  хезмәттә узган, ләкин шул ук вакытта авыр тормыш юлы белән горурлана да ала.

-Менә хәзер уйлыйм, ни өчен бераз гына булса да үземне сакламаганмын. Беләм - йөрәгем шундый, мин беркайчан да җиңел эш эзләмәдем. Бүген дә эшсез тора алмыйм, хәтта идәннәрне дә башкаларга юдыртмыйм. Төзелештә ташчы ярдәмчесе булдым, Амур өлкәсендәге вагоннарны бушаттым, - ди Мария Ивановна. Ә төзелештә бер ташчы һәрвакыт әйтә торган була: «Миңа  ярдәмгә Марияне куегыз, ул башкаларның бишесе кадәр бер үзе эшли ала».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International