ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Прокуратурасы ятим балаларның башкарма производствосы һәм торак хокуклары турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линияләр" ача.

Икенчел базарда фатирны ташламалы шартларда еллык 6% ка кадәр ставка буенча 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр бер генә тапкыр сатып ала алачак. Икенчел базарда торакны 20 елдан да өлкәнрәк булмаган күпфатирлы йортта сатып алырга мөмкин. Аның авария хәлендә дип танылмавы мөһим. Моннан тыш, үзара бәйле затлардан фатир алу тыела


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: 2025 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 29.10.2024 елдан № 365-ФЗ Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 22440 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

«Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасы кысаларында 2022 елдан башлап Татарстанда объектлар чикләре турындагы мәгълүматларда тарихи рәвештә тупланган 64 меңнән артык реестр хатасы төзәтелгән, шуларның 50 меңгә якыны – җир кишәрлекләренә, 15 меңгә якыны – капиталь төзелеш объектларына карата.

Татарстан Республикасы ветераннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгыалдыннан өстәмә түләүләр алачак.


28
март, 2025 ел
җомга

Бүген 2025 елның 28 мартында Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева эшмәкәр гаризасы буенча аның белән "Инспектор" мобиль кушымтасын кулланып профилактик әңгәмә уздырдылар.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

10 апрельдән 22 июньгә кадәр «кызыл канәфер»хәйрия акциясе узачак. Бөтен Россия буенча волонтерлар үз шәһәрләре урамнарына чыгачак һәм иганә хисабына «Кызыл канәфер» билгеләрен таратачак. Барлык җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәменә юнәлдереләчәк.

28 меңнән артык медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләү рәвешендә финанс ярдәме ала. Ел башыннан РСФ төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә 8,6 млн. сумнан артык акча күчергән.   


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген яңа форматта «Экологик иминлек» илкүләм проектына
ярдәм йөзеннән «БумБатл» акциясе старт ала. Хәзер макулатура
тапшырырга һәм призларны ел буе алырга мөмкин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International