ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2025 ел
җомга

4 апрельдә кич, 5 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда - 15 м/с кадәр).

Бөек Җиңү юбилее алдыннан «Россиянең үлемсез полкы» хәрәкәте акциядә катнашу өчен материаллар рәсмиләштерү буенча төп киңәшләр бастырды.

10 һәм 17 апрельдә Татарстан Республикасының барлык салым органнарында «Ачык ишекләр көннәре» акциясе узачак. Бу көннәрдә салым инспекцияләре озайтылган режимда 9:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. 

Россия Почтасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгарачак. Рәсемне Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алачаклар.

Закон нигезендә, хәзер эскроу счетларын куллану күпфатирлы йортлар белән охшашлык буенча подряд килешүләре буенча индивидуаль торак йортлар төзелешенә кагыла.


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы администрациясе хәбәр иткәнчә, «Сетевая компания» АҖ филиалы - «Буа электр челтәрләре» Буа муниципаль районында урнашкан түбәндәге хуҗасыз күчемле мөлкәт объектларына милек хокукын рәсмиләштерү буенча эш алып бара.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе 4 апрельгә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтә

 


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

3 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 15 м/с кадәр).

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары вәкилләре белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып барыла.

Республикада газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Ә 2-12 апрельдә сайланган басмаларны Россия почтасы каталогыннан 20% ка кадәр ташлама белән алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International