ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

25 март көнне Буа районы Яңа Чәчкап урта гомуми белем мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге "Кояшлы ил" IV республикакүләм фәннигамәли конференция булып узды. Бәйрәмдә язучылар һәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах; Казан дәүләт аграр университеты профессорлары Газимҗан Шәрәфетдинов, Гүзәлия Клычова; Татар-Информ агентлыгы журналисты Марат Мөбәрәкшин, Татарстан китап нәшриятыннан Руфинә Гарипова катнаштылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Россия тимер юллары май аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына хезмәт күрсәтүнең барлык класс вагоннарында, шул исәптән СВ һәм «Люкс» Россия эчендә йөрүче барлык ерак араларга йөрүче барлык поездларда бушлай йөрүне тәэмин итәчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Буа муниципаль районы халкы һәм кунаклары, Буада «БУА:диалог киңлеге»III Халыкара милли театр фестивале узачагын шатланып хәбәр итәбез. 11 майдан 10 көнгә шәһәребез яңадан театр башкаласы булачак.

Өзү трансформатор подстанцияләренең икътисади һәм электротехник җиһазларын планлы ремонтлау, шулай ук бүлү челтәрләре җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Челтәр компаниясе» ААҖ.

Бүген, 25 март көнне Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районының авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьлары катнашында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Татарстанда кар яву аркасында шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү килде. Көчле кар яву якындагы өч сәгатьтә башланачак һәм көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кар күп булыр дип көтелә», – дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Билгеләнгән тәртиптә инвалидлар дип танылган гражданнар Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен алуга хокуклы. Әлеге категория гражданнар Пенсия фондының дәүләт хезмәтеннән файдалана ала:

2019 елның 1 апрелендә 10.00 сәгатьтән Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча урнашкан "Бердәм РОССИЯ " партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Яһудин Шакир Шахмедович гражданнарны кабул итә.

Шушы көннәрдә "Арктика" боз сараенда 2010 елда туган яшүсмерләр командалары арасында Хоккей федерациясе призына хоккей буенча ике көнлек турнир тәмамланды.
Турнирда Апасның "Титан", Яр Чаллының "Чаллы-2", Әлмәттән "Нефтяник-2" һәм Буа шәһәреннән "Арктика" командалары катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча безнең районның "Арктика" командасы җиңү яулады!
Хоккейчыларны, тренер В.В. Власовны һәм укучыларның әти-әниләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Буа медицина училищесының 1 курс студентлары Гыйниятуллина Ризәлә, Дәинова Рената, Дәминова Регина, Сәлахова Алсу, Алимов Ленар, Козлова Ирина, информатика укытучысы Сабитова Наилә Садретдин кызы җитәкчелегендә информатика буенча «Интеллектуаль» VI Халыкара читтән торып укучылар олимпиадасында катнаштылар ("Познание" тикшеренү проектлары агентлыгы, Мәскәү шәһәре) һәм 1 дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.
Аларны котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International