ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, МБУ "Досуговый центр" мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен  "Хәвеф-хәтәрсез җәй" исемле дәрес үтте.

 

Районның барлык төр хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 июльгә күпьеллык үләннәр 11841 гектарда урдырылган. Аларның 6653 гектары сенаж, 3812 гектары – печән, калганы яшел азык өчен. Бүгенге көнгә барлыгы 44429 тонна сенаж базланган


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

ЛИЧНЫЙ КАБИНЕТ НАЛОГОПЛАТЕЛЬЩИКА ЛУЧШЕ ЛИЧНОГО ВИЗИТА В НАЛОГОВУЮ ИНСПЕКЦИЮ! ПОДКЛЮЧАЙТЕСЬ К ЛИЧНОМУ КАБИНЕТУ.

Преимущества:

- Можно и нужно обращаться в налоговую инспекцию, не посещая ее.

- Не нужно никуда ехать и тратить время на очереди в налоговых инспекциях и банках.

12 июльдә 11 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсене башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү үткәрә. Алдан язылу телефон: 3-56-24, 89375242224.

Кичә, 9 июль көнне, "Наратлык" балалар лагеренда тантаналы рәвештә "Эко буын" исемле сәләмәтләндерү җәйге смена ачылды. 21 көн эчендә лагерьда балалар ял итү белән бергә экологик юшәлештәге чараларда катнашачаклар.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Управление Росреестра по Республике Татарстан сообщает, что с 9 июля прием граждан по вопросам излишне уплаченной госпошлины, предоставления лицензии на осуществление геодезических и картографических работ, а также по вопросам приема писем от граждан и организаций, осуществляется  с понедепо адресу: Авангардная, 74, подъезд №2 (раньше прием проводился в 4 подъезде), окна 4-9.

Бүген аның нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Анда шул тирәдә яшәүче буалылар гына түгел, башка мәхәлләләрдән дә килделәр, кунаклар да күп булды. Җыелган халыкны бу изге эш башлану белән муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, якташыбыз Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм башкалар котладылар. Алар мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен һәм буш тормавын теләделәр. Булачак мәчетнең имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Иртәгә, 10 июльдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына - 17-22, Казанда 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, иртәгә көндез боз яварга да мөмкин.

Увеличение площади земельного участка за счет дополнительной земли может осуществляться путем процедуры  перераспределения земельного участка, например, с землями находящимися в муниципальной или неразграниченной государственной собственности.  Человек, имеющий в собственности земельный участок под ИЖС, ЛПХ, дачное хозяйство, садоводство или огородничество, может увеличить его площадь за счет «прирезания»  свободной  земли, находящейся по соседству.

Магистраль су үткәргечләргә ремонт ясау сәбәпле, Буа районы җылылык челтәрләре предприятиесе "Сахарник" поселыгында 9 июльдән багышлап 2 атна дәвамында канар су булмаячагын хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International