ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль 2020 ел.
җомга

2020 елда план буенча ремонт эшләренең расланган графигы нигезендә, "РТРС" РТПЦ Татарстан" филиалы объектларында, Буа муниципаль районында, 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, цифрлы эфир телевидениесе программаларын өзеп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк. 2020 елның 20 июлендә Буа шәһәрендә, 24 июльдә-Ташкичүдә, 3 августта-Яңа Чәчкап авылында.

2020 елның 11-15 августында «Волга» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм – Золотое перо» (алга таба – Фестиваль) XXV республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Гадәттәгечә, фестивальдә 10-20 яшьлек яшь журналистлар (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашачак.

2019 елда табышка салым буенча декларацияләрне тапшыру сроклары 2020 елның 29 июненә кадәр озайтылды. 2019 елда салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча декларацияне юридик затлар өчен тапшыру чоры 30 июньгә кадәр озайтылды, шәхси эшмәкәрләр өчен 2020 елның 30 июленә күчерелде. 2019 елда бердәм авыл хуҗалыгы салымы буенча декларацияне тапшыру срогы 30 июнгә кадәр озайтылды. НДФЛ буенча 2019 елда 3-НДФЛ буенча декларация тапшыру вакыты 30.04.2020 елдан 30.07.2020 кә күчерелгән.


2
июль 2020 ел.
пәнҗешәмбе

Апрель аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Аграр яшьләр берләшмәсе» оешмасы белән берлектә, «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының төбәк этабы башлануы турында игълан итте. Уенның максаты-катнашучыларның авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, командада эшли белү. Биш мәктәп командасы, финалда үз эшләрен онлайн режимда яклап, экспертлар тарафыннан уңай бәя алды. Командаларның лидерлары бүген республика кыр көнендә бүләкләнде. Икенче лицейдан Ярослав Жирнов, лицей-интернаттан Аида Смирнова, Аксу мәктәбеннән Салават Галәветдинов, Ырынгы мәктәбеннән Ульяна Комиссарова, Югары Лашчыдан Алисә Григорьева дипломнарга ия булдылар. Алар өчен экскурсия оештырылды, үзләрен кызыксындырган сорауларны яшьләр республиканың һәм төрле илләрнең авыл хуҗалыгы белгечләренә бирә алды.

Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, быел "Бор" һәм "Чайка" сәламәтләндерү лагерьлары балаларны бер айга соңрак кабул итә башлады. ⠀

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Гөлия Козырева сүзләренә караганда, ял итү шартлары да гадәттәгечә түгел. Балалар саны ике тапкыр кимрәк, " Бор " 180 урынына 90 бала кабул итте, 70 урынына 35 бала " Чайка "да ял итә. Шулай ук ата-аналарга балалар янына килү, Ачык ишекләр көннәре үткәрү дә тыела. Лагерь территориясендә барлык санитар нормалар саклана. ⠀ Беренче смена 18 көн дәвам итәчәк

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 8 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурскаяның, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды РООО ДУ һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итүе була. Кабул итү вакыты - 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) шалтырату кирәк кирәк.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров «Татарстанда кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмәне ачты. Күргәзмә Лаеш районында уза һәм 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» эше оештырылуын хәбәр итә.

Граждан пенсия яшенә ирешүгә хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә кабул иткәндә дә, аңа чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә кабул итү башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый. 

"Кайнар линия" телефоны: 8 (843)743-29-93.
"Кайнар линия" нең эш вакыты: эш көннәре 8.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), хезмәт хакын конвертларда түләү яки хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләү фактлары буенча 8(84374)3-29-93 «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин дип  хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International