Янтуганда яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылу авыл халкы өчен зур сөенеч булды.
Гриппка каршы прививка ясау башланды районда. Сәламәтлеге турында кайгырткан һәр кеше ел ахырына кадәр әлеге процедураны үтеп калырга тиеш.
Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе директоры Рамил Кәлимуллин “Безнең иң яхшы мәктәп директоры” республика конкурсында грант отты. Ул 2011-2012 уку елында гамәли идарәче эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән 50 директор арасына керде.
5 номерлы мәктәпнең баскетболчы һәм мини-футболчы кызлары район данын зона этабында яклаячак.
Күптән түгел Яшьләр үзәгендә пенсионерлар темплы шашка һәм шахмат буенча көчләрне ачыкладылар – биредә IV Республика бәйгесенең зона этабы узды.
Район оешмалары һәм предприятиеләре дә Казан мэры Илсур Метшин башлангычындагы “Яшел рекорд” проектын хупладылар.
“Иң олыбызга 81, яшебезгә - 65 яшь, ә күңелебез һаман 18дә”, - дип кабатларга яраталар Яскүл авылында иҗат итүче “Уяв” ансамбле әбиләре.
Социаль ипотека шартларында тораклы булырга теләүчеләр өчен шәһәрнең Яшьләр урамы, 13 “А” йорт адресы буенча биш катлы 45 квартиралы йорт сафка басачак. Ул квартираларны 70 процентының хуҗалары билгеле булгач төзелә башлаячак.
Россиядә тәмәке тартуга каршы ныклы көрәш ачтылар. Октябрь азагына кадәр Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тулысынча тыю турында закон проектын тапшырачак. Бу уңайдан газета укучыларга да мөрәҗәгать итеп, барысына да бер сорауны бирдек: “Сез тәмәке тартуны чикләүне хуплыйсызмы?”
“Пәри башка, җен башка”, “Операция Ү, яки Казаннан кәләш урлау”, “Ничарадан бичара” – Буа дәүләт драма театры диварларындагы афишалар берсеннән-берсе кызыктыргыч исемле спектакльләр әзерләнүе турында “кычкырып тордылар”. Тамашачы яңа сезонда кайсысы беренче куелыр, дип баш ватты. 15 октябрьдә сер тиз чишелде...