ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2012 ел
җомга

Район хуҗалыклары шикәр чөгендерен заводка тапшыра алмый азапланалар. Бу яңгырлы һава торышына гына бәйле түгел.

Әлфиябез – лауреат
Түбән Наратбаш авылыннан Әлфия Хәйруллина Татарстан Хөкүмәте һәм ветераннарның республика Советы өлкәннәр арасында үткәргән фольклор, җыр, бию, нәфис сүз буенча “Балкыш” фестиваленең зона турын үтеп, филармониянең концерт залында узган гала-концертта катнашты. Якташыбыз “Ерактагы якын дустыма” җырын башкарып, лауреат исеменә һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

25 октябрь көнне Корбан гаете. Шул исәптән Буа районында яшәүче мөселманнарны Буа муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров котлады.

“Яшьлек” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр күнегүләрен август аенда ук башладылар – алда баскетбол, өстәл теннисы, волейбол буенча республика бәйгеләре көтә иде. Тырышлык җиңүләр дә алып килде.

Яшел Үзән дәүләт статистика бүлегенең район бүлекчәсенең 1 разрядлы белгече Илсөяр Галләмова коры саннар артында оешмалар, предприятиеләр, агрофирмалар хәтта кеше язмышларын да күрә белә.

“Инвалидларны социаль яклау турында”гы 181 номерлы Федераль законга нигезләнеп “Уңайлы мохит” дәүләт программасы республикада гына түгел, безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла.

Буа ветеринария техникумы чыгарылышы – Буа егете Ленар Илгизәр улы Таҗетдинов “Исәнлек” программасы кысаларында “Яшел дөнья” экологик хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль видеороликлар конкурсында беренче урын алды. Егеткә республика яшьләр оешмалары Советының һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының кыйммәтле бүләкләре һәм Мактау грамотасы тапшырылды

20
октябрь, 2012 ел
шимбә

Видеоконференция режимында үткән җыелышта мәктәпләрне, беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче сәламәтлек саклау учреждениеләрен, күпкатлы йортларны төзекләндерү мәсьәләләре каралды.

Сентябрьдән башлап салкын суга, җылытуга, электр энергиясенә гомумйорт ихтыяҗына түләү аерым хезмәт күрсәтү рәвешендә алыначак. ОДН суммасы яшәүчеләр арасында торак мәйданнан чыгып бүленә.


19
октябрь, 2012 ел
җомга

Шахмат буенча“Сәламәтлек-2012” IХ авыл Спартакиадасында сәләтле балалар өчен лицей-интернатның 11 сыйныф укучысы Гүзәл Әхмәтҗанова, былтыргы нәтиҗәсен кабатлап, өченче урын яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International