ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2012 ел
җомга

“Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов буалы әдәбият сөючеләргә зур бүләк ясады – үзәк китапханәгә 1,5 мең данәдә төрле китаплар бүләк итте.

Сентябрь аенда татарстанлылар инфоматлар һәм uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт хезмәте күрсәтүләре порталы ярдәмендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 13 миллион сумга якын түләүне башкардылар.

Риваятьләргә караганда, Иске Суыксу авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Төп халкы динле булуы белән аерылып торган. Авылда мәчетләр күп булу моны ачык күрсәтә.


18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Күптән түгел Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә узган ундүртенче “Алтын көз-2012” Россия агропромышленность күргәзмәсендә “Тахаръял” агрофирмасы “Үсемлекчелек продукциясен үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” номинациясендә Диплом һәм Алтын медаль белән бүләкләнде.

Торак биналарны хосусыйлаштыру  дәүләт һәм муниципаль торак фондта үзләре биләгән торакны РФ гражданнарына ирекле нигездә милеккә тапшыруны аңлата.

Буа юллар частеның элеккеге начальнигы Илгиз Нигъмәтуллин нәселендә тимер юлчы һөнәре буыннан-буынга мирас итеп күчә. Үзенчәлекле “шәҗәрәнең” башында Кәшшаф бабай Мөхәммәдов тора.

2011 елга мөлкәткә салым түләү буенча белдерү кәгазьләре тулысынча таратылды. 15 октябрьгә карата мәгълүматлардан 15 мең салым түләүченең 8 меңенең генә бурычны каплавы мәгълүм.

17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан җирле бүлеге президиумының Казанны  яшелләндерүче “Яшел рекорд” проектын  башлавын хуплады
Казан шәһәрендә, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры бинасында Укытучы көненә багышланган тантанада Исәк урта мәктәбе директоры Линар Бәдретдин улы Зиннәтуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2012нче уку елында республиканың иң яхшы география укытучысы” дип игълан ителде.

13
октябрь, 2012 ел
шимбә
Өстәл теннисы буенча тренер А. Танышев истәлегенә багышланган турнирда Протопопово мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International