Яңа Тинчәле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Хисаметдинов үз гомерендә ачысын-төчесен күп күрсә дә, тормышка мөхәббәтен югалтмады.
Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешләрен җиңеләйтү Тимбай авыл җирлеге хезмәткәрләренең һәрвакыт күз уңында. Үткән дүшәмбедә “М. Вәлиева” шәхси предприятиесенең сәүдә ноктасы ачылуы – шуның бер мисалы.
“Буа шикәр заводы” ЧҖҖ коллективы алдында район хуҗалыклары үстергән уңышны югалтуларсыз эшкәртү бурычы тора. Хәзерге вакытта кагат кырында 70 мең тонна чимал тупланды.
Күптән түгел кадастр өлкәсендә зур вакыйга булды – Татарстанда республикада кадастр хезмәт күрсәтүләр һәм эшләре базарында заказчы, башкаручы һәм дәүләт арасында цивилизацияле мөнәсәбәтләр булдырырга тиешле оешма барлыкка килде.
Карлы авылыннан Ләйсән Хәмиева шәхси эш ачучыга бирелүче 58 мең сумлык кайтарышсыз ярдәмне 2009 елда районда беренче булып алган иде. Шул акчага үзләренең бер сыеры янына тагын икәү өстәлде. Шуннан китте инде...
РФ Генераль прокуроры боерыгы белән Буа һәм Тәтеш шәһәррләре прокурорлары урыннарын алыштылар.
Узган атнада район Советының утырышлар залында үткән зона семинарында массакүләм-мәгълүмат чараларының экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы көрәштә роле хакында сөйләшү булды.
Узган шимбә көнне “Татарстан кроссы-2012” исеме астында узган йөгерүдә 1500дән күбрәк кеше катнашты.