Россия хәйрия фонды грантын откан һәр ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең җирле бүлекчәсе тарафыннан реализацияләнүче “Здравица” зур проекты кысаларында Зур Фролово һәм Каенлык мәктәпләре укучылары өчен хәйрия ат өстендә йөрүләр оештырылды.
М. Вахитов исемендәге гимназиянең Резеда Һадиева җитәкчелегендәге яшь юл инспекторлары (ЮИД) түгәрәге әгъзалары шәһәрнең Ефремов һәм Кызыл Армия урамнары чатында узучы һәр транспортны район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы А. Маляшов ярдәмендә туктатып, үзләре белән “санашырга” өйрәттеләр.
Республикабызның дини белем бирү учреждениеләрендә сентябрь ае буе график нигезендә “Экстремистлыкка –юк!” исеме астында дәресләр үткәрелә. 18 сентябрьдә ул Буа мәдрәсәсендә узды.
Быел республика авылларында 74 яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. Шуларның өчесе Мәкерле, Кырык Садак, Чурак авылларында торгызыла.
Районда җылыту сезонына әзерлек төгәлләнде. Квартираларга, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә һәм башка объектларга җылы бирүне көтәсе генә калды.
Иске Тинчәледән Данис Әнвәр улы Идрисов РФ Президентының 2012 елның 21 апрелендә имзалаган Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнде. Төньяк-Кавказ регионында җәмәгать тәртибен саклаучы чараларда Россиянең дәүләт куркынычсызлыгын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итү буенча хезмәт бурычын үрнәк үтәгәне өчен, диелгән анда.
Районда быел шикәр чөгендере 9174 гектарда игелде. Бүген барлык агрофирмалар аның уңышын җыю белән мәшгуль. Хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары моңа 15 сентябрьдән соң керешергә планлаштыралар.
Шәһәрнең Төзелеш урамында яшәүчеләрне “Гражданнарны иске торактан күчерү” программасы буенча яңа йортларга күчерү бара. Якын арада шикәр заводы клубы каршындагы иске йортта торучылар да өй туйлары үткәрәчәк.
Шәһәрнең Космовский урамында урнашкан Троица чиркәве, архитектура истәлеге буларак, район халкы өчен бик кадерле.
Күптән түгел Казанда урам стритболы буенча “Кызгылт туп” бөтенроссия турниры узды. Анда безнекеләр икенче урын “алып кайтты”.