“Экстремистлыкка – юк!” айлыгы кысаларында районның барлык уку йортларында районның террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары, прокуратура, башка хезмәтчелекләр вәкилләре катнашында ачык дәресләр узды.
Наркоконтроль хезмәткәрләре “Реклама” махсус операциясе барышында шәһәр үзәк базарында Чуашстанның Канаш шәһәреннән килгән сәүдә итүченең сатуга куйган футболкаларын алдылар.
РФ Хөкүмәтенең сугыш толларын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә Яңа авылда яшәүче Минҗиһан әби Абдуллина да квартиралы булды. Ләкин аңа бу бәхетле күченү ике елдан күбрәк көтәргә туры килде.
Бөгелмә шәһәрендә сугару һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау мәсьәләсе буенча республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда сугару өлкәсенә “яңа сулыш бирү” турында сүз барды.
Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә дәүләт торак фонды программасы буенча төзелә торган йортлар, гражданнарны иске торактан күчерү программасының үтәлеше һәм башка мәсьәләләр буенча сүз алып барылды.
Күптән түгел “Теремок” балалар бакчасында “Рәхәт балачак” исемле зур тамаша уздырылды.