ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2026 ел
җомга

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февраль көнне 31 татарстанлы яңа автомобиль ачкычлары алды. Шуларның сигезенә LADA Vesta, егерме өченә LADA Granta автомобильләре бирелде.


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлык белән МХО  катнашучылары өчен тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча комплекслы ярдәмгә нәрсә керә? Нинди ярдәм чаралары эшли инде? Бу сорауларга җаваплар-яңа карточкада. Бу кирәк булган кешеләр белән пост бүлешегез. Без бергә күбрәк эшли алабыз.  Барлык детальләр — фотода

Болытлы, көндез аязучан.

Бераз кар, төнлә урыны белән уртача.

Төнлә, иртән урыны белән буран.

2026 елның 12 мартында 10.00 сәгатьтә Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 А) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-23, 3-44-29.

Россия кануннарында үз кишәрлегендә агачларны легаль кисүнең  конкрет исемлеге булган хокукый акт юк.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 ст. җитештерү һәм куллану калдыкларын, радиоактив калдыкларны җыярга, тупларга, утильләштерергә, зарарсызландырырга, транспортировкаларга, сакларга һәм күмәргә, аларның шартлары һәм ысуллары әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга һәм Россия Федерациясе законнары белән җайга салынырга тиешлеге каралган.

Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлеген алып бару барышында җир кишәрлекләрен төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыклар белән тигезләү, биналарны һәм корылмаларны җимерү һәм сүтү максатында ташлау фактларын ешрак ачыклый башлады. Төзелеш чүп-чары-бетон, кирпеч, такта, түбә һәм башкалар-куркынычлыкның 4 классына карый.

2026 елның 1 мартыннан барлык категориядәге җир кишәрлекләре милекчеләре үз территорияләрен инвазив (чит) үсемлекләрдән сакларга тиеш. Элек мондый бурыч авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларында гына булган.


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2026 елның 12 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» үткәрелә. 

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә коррупциягә каршы законнарга масштаблы төзәтмәләр үз көченә керде. 2025 елның декабрь ахырында имзаланган 505-ФЗ номерлы Федераль закон муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү тәртибен үзгәртте.

Без район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белән законнардагы яңалыкларга бәйле нечкәлекләр һәм куркынычлар турында фикер алыштык.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International