Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба - Министрлык) хәбәр итә. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 269-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы, «Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы нигезендә 2023 елда Татарстан Республикасы территориясендә Министрлыкның 21.02.2022 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән капиталь төзелеш объектларына дәүләт кадастр бәяләве уздырылачак. Дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүгә әзерлек 2023 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатларында дәүләт кадастр бәяләвен уздыруның әзерлек этабы кысаларында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - «ЦГКО» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларын характеристикалар турында декларацияләр кабул итә.
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба - Министрлык) тарафыннан гамәлгә ашыру максатларында 2022 елның 31 мартында Буа муниципаль районы халкына видеоконференцэлемтә режимында бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Аерым радиоактив калдыкларны урнаштыру, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, уран рудаларын чыгарганда һәм эшкәрткәндә барлыкка килгән радиоактив калдыкларны саклау пунктларында башкарылачак.
Хезмәт кенәгәсе - кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ.
Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Җитди явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 5-10 м/с тизлектә, урыны белән 13 м/с тизлектә.
Минималь температура төнлә -1..-3˚, аязганда -6˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 3.. 5˚.
Юлларда урыны белән бозлавык.
Ел саен 24 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә, аның максаты-җәмгыятьнең игътибарын туберкулез проблемаларына җәлеп итү һәм халыкның авыру турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм аны профилактикалау чаралары.
2022 елда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне «Туберкулезга каршы көрәш өчен ресурслар мобилизациялибез. Гомерегезне саклап калыйк!»
26 мартта 12:00 сәгатьтә Росреестр һәм МИИГАиК ачык геодезик диктант үткәрәчәк. Анда геодезия тармагы оешмалары белгечләре, шулай ук уку программасына «Геодезия» предметы керә торган югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары катнаша ала. Татарстан халкы өчен дистанцион формат мөмкин.
Буа районында ветераннар арасында “Балкыш” - “Сияние” талантлы башкаручылар республика фестиваленең зона этабы узды. Анда сигез күрше район катнашты.
Катнашучыларны Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.
2021 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2022 елның 4 маена кадәр тапшырырга кирәк. 3-НДФЛ формасын үз исәпкә алу урыны буенча салым органына яки КФҮгә тапшырырга мөмкин. Декларацияне шулай ук физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Декларация» программасы аша тутырырга мөмкин. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 2021 елның 15 октябрендәге № ЕД-7-11/903 боерыгы белән расланган 3-НДФЛ формасын тутырырга кирәк.
Татарстан Росреестры 2022 елның февраль аена күчемсез милекне теркәү буенча төп күрсәткечләрне анализлады
Агымдагы елның февралендә Татарстан Росреестры тарафыннан Казанда гына да җир кишәрлекләренә 1,5 меңнән артык килешү теркәлгән. Бу 2022 елның гыйнварына караганда 67 процентка күбрәк һәм үткән ел белән чагыштырганда 10 процентка диярлек күбрәк. Татарстанда 2022 елның февралендә җир кишәрлекләренә сату-алу буенча 8 меңнән артык шартнамә теркәлгән. Шулай ук төбәктә торак индивидуаль йортларга ихтыяҗ саклана: гомумән алганда, республикада январьга карата ул 16 %ка, узган ел белән чагыштырганда 4,5 %ка артты.