Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча физик затларга 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк. Бу гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш дигән сүз.
Хөрмәтле Буа муниципаль районы халкы!
2021 елның 14 апрелендә 9: 30 сәгатьтә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Буа ш., Жорес ур., 110а йорт) «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында «Казан – Ульяновск» - Кондитер фабрикасы» автомобиль юлында, 1+100 км, Карлы елгасы аша күперне реконструкцияләү» линия объектын планлаштыру проекты һәм ызанлау проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.
Татарстан Республикасы буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы «Россия Федерациясендә рәсми статистик исәпкә алу һәм дәүләт статистикасы системасы турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 30 декабрендәге 500 номерлы федераль закон нигезендә, 2020 елның 30 декабреннән барлык юридик затлар федераль статистик күзәтү формалары буенча бары тик электрон имза белән имзаланган электрон документ формасында гына беренче статистик мәгълүматларны тапшырырга тиеш, дип хәбәр итә.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы алдында конкурентлыкка сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җиткерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Тимер юл кичүләре-РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәүне таләп итә торган югары куркыныч объектлары. Автомобиль һәм тимер юллар кисешкән урында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очраклары фаҗигагә китерергә мөмкин.
Сезнең иминлекнең төп шарты- тимер юл транспорты хәрәкәттә катнашучылар алдында өстенлеккә ия.
Күңел ачулар, атта йөрүләр, традицион уеннар - болар барысы да бүген Май чабу бәйрәмен озата барды. Иң күңелле, шау-шулы, халык бәйрәме Яшьләр паркында узды. Традицион рус бәйрәме шәһәр кунакларын һәм буалыларны җәлеп итте. Бәйрәм тамашасы матур һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Конкурста катнашкан бер генә кеше дә табигый утта әзерләнгән татлы ризыксыз калмады.
Француз язучысы Оноре де Бальзак: "Бөтен фәнгә ачкыч-сорау билгесе", - ди. Балаларның игътибарын фәнни ачышларга һәм казанышларга җәлеп итү, фәнгә кызыксыну уяту, фән һәм технологияләр елын пропагандалау, шулай ук фәнни әдәбият елын пропагандалау максатыннан, Боерган авыл китапханәсендә укытучы – пенсионер И.Г. Латыйпов белән галәм төзелеше турында очрашулар дәвам итте. Китапханәче Елена Хлынова борынгы һәм заманча фәннәр, күренекле галимнәр, яңа технологияләр уйлап табу даталары, тормышыбызга шулай нык үтеп кергән әйберләр турында сөйләде.
"Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе 2021 елның 17 мартында 9.30 сәгатьтә ТР Буа шәһәренең "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында узачак.
Ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары әлеге акциядә актив катнашалар. Барлык теләүчеләр дә бердәм дәүләт имтиханы процедуралары аша үтә алалар: бланклар тутырып, имтихан эшләре язып. Алар шулай ук имтихан үткәрү пунктына керү контрольлегенең ничек башкарылуын, шулай ук имтихан эшләренең бастырылуын һәм сканерлануын шәхсән күрә алачаклар.
Акция-чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерләнү белән бәйле артык киеренкелекне бетерүдә бик яхшы ярдәмче. Өстәвенә, сынауларда куркырлык берни дә юк, бары тик әзерләнергә, күнегергә генә кирәк, һәм барысы да уңышлы узачак!!!
Утырыш Буа район Советының утырышлар залында узды. Әлеге темага доклад белән "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ башлыгы Наталья Македонская чыгыш ясады.
Шулай ук Буа муниципаль районында күрсәтелә торган дәүләт (муниципаль) хезмәтләре сыйфатына бәйсез бәя бирүне оештыру мәсьәләсе дә каралды.
Иҗтимагый Советның 2021 елга эш планы турында совет рәисе Резедә Мостафина сөйләде.
Буа муниципаль районы "Район мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе базасында эшләүче "Уяв" халык фольклор коллективы "Туган тел-халык рухы" чуаш милли мәдәниятенең төбәк фестиваль - конкурсында катнашты.
Фестиваль Менделеевск шәһәрендә узды. "УЯВ" коллективы вокаль ансамбль номинациясендә 3нче дәрәҗә лауреат булды.
Котлыйбыз!