"Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне " Бөтенроссия акциясенә кушылыгыз

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

"Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе 2021 елның 17 мартында 9.30 сәгатьтә ТР Буа шәһәренең "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында узачак.

Ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары әлеге акциядә актив катнашалар. Барлык теләүчеләр дә бердәм дәүләт имтиханы процедуралары аша үтә алалар: бланклар тутырып, имтихан эшләре язып. Алар шулай ук имтихан үткәрү пунктына керү контрольлегенең ничек башкарылуын, шулай ук имтихан эшләренең бастырылуын һәм  сканерлануын шәхсән күрә алачаклар.

Акция-чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерләнү белән бәйле артык киеренкелекне бетерүдә бик яхшы ярдәмче. Өстәвенә, сынауларда куркырлык берни дә юк,  бары тик әзерләнергә, күнегергә генә кирәк, һәм барысы да уңышлы узачак!!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International