"Көзге игелек атнасы" гомумроссия акциясе - безнең өлкән яшьтәгеләр өчен яхшылык эшләү, яхшылык кебек төшенчәнең әһәмиятен күтәрү өчен тагын бер гүзәл мөмкинлек. “Ветераннар янәшә яши” акциясе кысаларында Буа муниципаль районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы белгечләре районның волонтерлык отрядлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүче өлкән гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, “Көзге десант” ирекле акциясе оештырдылар. Түбәндәге хезмәтләр аеруча кирәкле булып чыкты: көзге уңышны җыю, ишегалларын җыештыру һәм бакчада эшләү.
Акция үткәрү чорында ялгыз пенсионерларга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга ярдәм күрсәтелде. Өлкән яшьтәге кешеләр яшь буын язмышында үзләрен кирәкле, мөһим итеп хис иткән егетләр белән һәр очрашуга шат һәм аларны тагын түземсезлек белән көтәләр.
Үзмәшгульләр - үз эшчәнлегеннән керем алучы затлар. Бу салым исәбенә баскан һәм һөнәри керемгә салым түләүче, үз-үзенә хезмәт итүче физик яки индивидуаль эшкуар булырга мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе хәбәр итә: 29.06.2012 ел, № 97-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан бердәм керемгә салым (ЕНВД) рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.
«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.
5,6 млн. сумлык Agrator КЗС-8500 чәчү комплексы – ул John Deere 730ның Россия аналогы, ә анысын 11 млн. сумга сатып алырга мөмкин. Россия чәчү комплексының өстенлекләре - запас частьләр дә үзебездә һәм үзкыйммәте дә түбән.
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана капиталы турында нәрсә белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итү вариантын ничек сайларга? Бу сорауларга җавапларны "ТатарстанРПФ"да таба аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге пенсия мәсьәләләрендә шәхси ярдәмче эшләде. Бот белән эшли башлау гади: каталогтан сайлап Telegram программасын йөкләп алырга, сылтама буенча яки исеме буенча эзләү аша табарга һәм аның белән языша башларга.
«ТатарстанРПФ» - биредә сез һәрвакыт пенсия белән тәэмин итү буенча мәгълүмат таба аласыз.
#Пенсияфонды #Буашәһәре #БезСезнеңөченэшлибез!
Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасы үтеп кермәсен һәм килеп чыкмасын өчен Буа районында Буа районының даими әзерлектәге җыелма мобиль эпизоотиягә каршы отряды белән штаб өйрәнүләре уздырылды. Дуңгызларда африка чумасы чыганаклары барлыкка килгәндә гамәлләр һәм күнекмәләр эшләнде. Кызганычка каршы, африка чумасы күрше Самара өлкәсендә теркәлгән. Кеше өчен ул куркыныч тудырмый, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки дәвалауга һәм вакцинопрофилактикага бирелми.
Конструктив» республика онлайн-форумы- ул беренче цифрлы форум, анда ил һәм регионның, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы спикерлары үзләренең үзенчәлекле тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар һәм бу өлкәдә генә түгел, катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү өчен дә файдалы булган уникаль компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәкләр.
«Конструктивлык» - ул үз проектың турында белдерү, тәҗрибәле белгечләрдән таяныч алу һәм аны тормышка ашыру өчен матди ярдәм алу мөмкинлеге.
Тиешле күрсәтмә Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. 1 июльдән катнашучылардан гаризалар алына башланды, - дип белдерде “Наше время - Безнең заман” фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. - Бу фестиваль - тулаем республика өчен зур шатлык һәм ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү, чөнки быел зур фестиваль хәрәкәте бу ике датага багышланачак».
«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа муниципаль районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Шакирова С.В. һәм Җамалетдинова Д.В. «Преодоление» клубына йөрүче балалар өчен Буа шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Музей хезмәткәрләре «Минем яраткан шәһәрем» дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр, балаларга туган районыбызны үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар һәм нигез салучылар турында мәгълүмат җиткерделәр, шул чордагы экспонатлар белән таныштырдылар.
Мондый экскурсияләр балаларга бүгенге көнебез безнең үткәнебез белән тыгыз бәйләнгән булуын аңларга ярдәм итә.
19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.
Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге - традиция буенча, 100-120 км араны уза торган татар токымлы атлар чабышы булачак.