ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

“Дружба” агрофирмасының бер кырында комбайннар соңгы гектарда арпа суктыра. Янәшәдәге бодай басуында берәү башакларның өлгерүен тикшереп йөри. Баш агроном Роберт Габбазов һәр секунды санаулы булган чорда дөрес карар кылуда агрономнарның роле гаять зур булуын бик яхшы белә.

Мондый җаваплы хезмәткә алынганчы Роберт Габбазов авыл хуҗалыгында берникадәр тәҗрибә туплаган иде инде. Ә генераль директор Радик Гыйсмәтов бу вазифага тәкъдим иткәч, миннән дә тәҗрибәлерәкләр бар бит, дип, аптырап та калды. Үзе җиң сызганып эшкә кереште. Егет кечкенәдән үк авыл тормышы, андагы халыкның яшәеше белән яхшы таныш. Җирдә эшләү серләренә әтисе Ринаттан да күреп өйрәнде. Кызганыч, Ринат абый гына улының бүгенге үсешләрен күрә алмыйча, иртә дөнья куйды. Аны Иске Суыксу Выселкасы авылы халкы сагынып искә ала. Анда яшәүчеләрнең йортларын зәңгәр ягулык белән ягып җылытуга күчерде. Дүрт авылда да мәчетләр төзетүдә катнашты.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм социаль  билгеләнештәге объектлар  төзүгә мөһим өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татагропромстрой” акционерлык  җәмгыяте  генераль директоры Ирек  Мөнир улы Закиров  “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бу хакта хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин хәбәр итте.
Ул булачак солдатларга, аларның әти-әниләренә үзенең киңәшләрен бирде, хәрби частьлардагы тормыш турында сөйләде. Радик Харисович сүзләренә караганда, хәзер хәрби хезмәткә чакырылучыларның сайлау мөмкинлеге бар: алар вакытлы хезмәт үтә яки контракт буенча хезмәт итә алалар. Тик контракт буенча хезмәт иткән очракта, хәрби хезмәткә чакырылучының югары яки урта махсус белеме булырга тиеш. Контракт буенча чакырылыш ел дәвамында дәвам итә. Быел контракт буенча хезмәт итәргә 10 егет киткән.

Буа муниципаль районы Кырык Садак авыл җирлегендә гомер итүче Миначева Мөкатдисә Нәгъмәтҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Шушы көннәрдә Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камәртдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәнис Габитов белән бергә, «Дружба» агрофирмасы басуларында булды, анда аларны хуҗалык җитәкчесе Радик Гыйсмәтов каршы алды. Бу хуҗалыкта көзге чәчү 13 августта башланды, аларның мәйданы 4554 га тәшкил итә, дип хәбәр итте Буа Авыл хуҗалыгы үзәгенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева. «Дуслык» кырларында тамыр черекләре һәм ончу чыклары табылмады - моңа уңай һава торышы һәм әйбәт алдагы культура мөмкинчелек тудырды», - диде Анна Степановна.

2019 елның 16 октябрендә 13.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Ленин урамы, 52) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллинның шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итүе була.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.

"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкаруы турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 16 -18 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 17 сәг. кадәр Буа шәһәренең Люксембург ур., 128,130,134,136,93, Арефьев ур., 2а, БВТ тулай торакларында, МБМББУ "Сказка", элемтә бинасы, Магнит, Резалит, Фея, Миләүшә, "Уют, "Тәмәке лавкасы", "Строймаркет", "Тургай", Зенит кибетләрендә, Космовский ур., 31,779,80, Шафранов ур., 6,8, кислород цехы, "Кызык бәяләр" кибете, Шиномонтаж, Автомойка, социаль белем бирү академиясе бинасында, Суворов ур., 1-22, Нахимов ур., 1-24, Кутузов ур., 1-22, "Шик" кибетендә ут булмаячак.

Мәскәүдә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  I Халыкара агросәнәгать   форумы  (МАПФ-2019) эшли  башлады.     Форумның  “яшел” брендны  үстерүгә багышланган  пленар  утырышы  эшендә   Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе    Дмитрий Медведев, Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе  урынбасары    Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек  һәм авыл  хуҗалыгы  оешмасы (ФАО) генераль  директоры   Цюй Дунъюй, Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры    Дмитрий Патрушев, Сербия  Республикасы  авыл  хуҗалыгы,  урман  һәм су хуҗалыгы  министры  Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия  сыйфат  системасы”) коммерциягә карамаган автоном  оешмасы  җитәкчесе   Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль   директоры, Идарә рәисе    Андрей Гурьев, киләчәк   ашамлыкларын өйрәнүче    җәмәгать футурологы   Морган Гэй катнашты.

Бүген  “Алтын  көз 2019” күргәзмәсе  кысаларында  Марат Җәббаров  һәм  Россиянең  иң  эре  «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар  дистрибуциясе  челтәре («ФосАгро» төркеме)  генераль  директоры  Андрей Вовк белән  “яшел агротехнологияләр” һәм экологик  чиста минераль   ашламалар  куллану  исәбенә  Татарстан  агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру  мәсьәләләре  хакында  фикер алыштылар.  

Очрашу  йомгаклары  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «ФосАгро-Регион» челтәре  арасында   минераль ашламалар  һәм  агротехнологияәрне  үстерү  өлкәсендә  хезмәттәшлек  турында  килешү  имзаланды.  

Шуны  искәртеп  узабыз,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  2019 елның  сентябрендә  үзенең  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советына  юлламасында  аграрчыларның  игътибарын  чәчүлекнең   һәр гектарына  кимендә 70  кг  минераль ашлама кертергә кирәклегенә  юнәлткән иде.  

9 октябрьдә  Мәскәүдә  ВДНХада авыл  хуҗалыгы казанышлары  буенча  Россиянең  иң күләмле   “Алтын  көз – 2019”  21нче  агросәнәгать күргәзмәсе  ачылды.   Быел  күргәзмәдә Россия  төбәкләреннән,  якын  һәм  ерак  чит  илләрдән    1500дән артык   экспонент катнаша.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы үз  стендында Татарстанда  җитештерелгән  экологик  чиста һәм натураль продукция  күрсәтә. 

Милли татар  кухнясының  үзенчәлекләрен  100 елдан  артык  эшләү тарихы  булган  Татарстан  Республикасы Кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге - «Татпотребсоюз» тәкъдим  итә. Кунаклар  өчен     күргәзмә   карау  гына  түгел,  ә   иң тәмле  милли  ризыкларны  татып  карау  мөмкинлеге  дә  оештырылган. 

 Күргәзмәгә  төрле  бал  продукциясен «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык идарәсе» әзерләде,  стендта  балның,  перганың, серкәнең төрле  сортлары   һәм балавыз продукциясе  куелган.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International