ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2025 ел
җомга

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа территориаль бүлеге һәм «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы (Буа бүлеге) 7 июльдән 18 июльгә кадәр түләүле белем бирү хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау буенча «кайнар линия» оештырды.


10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Көннең икенче яртысында һәм 10 июльдә кичен, төнлә һәм 11 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 16-21 м/с, боз явуы ихтимал.

11 июльдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә аерым районнарда томан көтелә.

 

Сатып алучылар һәм кибет хезмәткәрләре арасында сәүдә залы территориясендә фотога төшерү буенча еш кына каршылыклар туа. Кибетләрдә хәтта фотога төшерүне тыя торган кисәтү билгеләрен һәм язуларын да күрергә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның агымдагы елда икенче утырышы булды. Анда катнашучылар 2024 елның 8 августындагы 307-ФЗ номерлы Федераль законны куллану турында фикер алыштылар, анда торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләрен үзләштерү өчен өч еллык срок билгеләнә.


9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Россия почтасы безнең илгә багышланган марка һәм авторлык открыткалары чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак.

Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарының ВКонтакте челтәрендә бергәлекләре бар.

10 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с. 

  2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни  өченче баласын  тапкан.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 15 июльдән һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләренә кошлар аулауга рөхсәт алуга гаризалар кабул ителә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International