ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Билгеләнгән тәртиптә инвалидлар дип танылган гражданнар Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен алуга хокуклы. Әлеге категория гражданнар Пенсия фондының дәүләт хезмәтеннән файдалана ала:

2019 елның 1 апрелендә 10.00 сәгатьтән Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча урнашкан "Бердәм РОССИЯ " партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Яһудин Шакир Шахмедович гражданнарны кабул итә.

Шушы көннәрдә "Арктика" боз сараенда 2010 елда туган яшүсмерләр командалары арасында Хоккей федерациясе призына хоккей буенча ике көнлек турнир тәмамланды.
Турнирда Апасның "Титан", Яр Чаллының "Чаллы-2", Әлмәттән "Нефтяник-2" һәм Буа шәһәреннән "Арктика" командалары катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча безнең районның "Арктика" командасы җиңү яулады!
Хоккейчыларны, тренер В.В. Власовны һәм укучыларның әти-әниләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Буа медицина училищесының 1 курс студентлары Гыйниятуллина Ризәлә, Дәинова Рената, Дәминова Регина, Сәлахова Алсу, Алимов Ленар, Козлова Ирина, информатика укытучысы Сабитова Наилә Садретдин кызы җитәкчелегендә информатика буенча «Интеллектуаль» VI Халыкара читтән торып укучылар олимпиадасында катнаштылар ("Познание" тикшеренү проектлары агентлыгы, Мәскәү шәһәре) һәм 1 дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.
Аларны котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!

Буа шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният һәм Н. Җиһанов сәнгать университетының доценты, Халыкара конкурслар лауреаты, композитор, гитарист Харисов Виталий Вакыйф улы укытучы Алсу Вәлиеваның укучылары өчен мастер-класс уздырды.  
Мастер-класс тәмамлангач, мэтр тамашачыларны гитарада виртуаль уен белән сөендерде. Безнең районның гитара музыкасы яратучылар концерттан бик канәгать калдылар.

Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.

Бу уңайдан безнең районның мәдәният хезмәткәрләрен Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров котлый:

Февраль аенда авыл мәчетләрендә район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган яшүсмерләр арасында Коръән сүрәләре уку буенча конкурслар башланды.
Чираттагы чара Килдураз авылы мәчетендә узды. Жюри әгъзалары ике төркемгә бүленде. Килдураз авылы имамы Кадим Мөбарәкшин иң элек конкурсның шартлары турында сөйләде. Соңыннан җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучылар 30 мартта Буа шәһәре мәдрәсәсендә узачак район турында катнашачаклар. Муниципаль тур җиңүчеләре республика конкурсында район данын яклаячаклар.
 

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә Бари Тарханов исемендәге IV Төбәкара халык театрлары фестивален ябу тантанасы узды. Бу фестивальдә Буа районы мәдәният йортының "Яктылык" халык театры (режиссеры Зөһрә Талипова) "Бер көрәш-узе бер гомер" спектакле белән катнашты һәм "Театр традицияләрен саклау"номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз!


23
март, 2019 ел
шимбә

Кичә, 22 мартта, Буа муниципаль районы Советында спорт мәктәпләре директорлары катнашында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Евгений Илюшин, шәһәрнең спорт учреждениеләре директорлары катнашты. Очрашуда фикер алышына торган мәсьәләләр даирәсенә катнашу һәм Президент грантларын алу мөмкинлеге турында сораулар керде. Шулай ук учреждениеләр үзләренең объектларын халык белән таныштырдылар, 2019 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча бюджеттан тыш акчаларның килүе турында хисап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International