ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2019 ел
шимбә

Кичә, 22 март көнне, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе базасында "Без бергә" балалар халык иҗаты республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс балаларда сәнгать-эстетик иҗатны үстерү һәм гомуммилли һәм этномәдәни кыйммәтләр нигезендә Россия халыкларының милли мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Районның 17 мәктәбе 4 номинациядә үзләренең талантларын күрсәттеләр: "Хореография", "Иҗади гаилә", "Мода театры", "Театр куелышы" 2 яшь категориясендә (кече һәм өлкән). Һәр мәктәп үзенең чыгышында төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын ачты.

Районыбыз укучылары үзләре иҗат иткән шигырь һәм хикәяләрен "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә җибәргән иде. Аларның 3се, ягъни иң-иңнәре, Казанга сайлап алу турларына чакырылды. Зур Фролово мәктәбенең7 нче сыйныф укучысы Ханмурзина Нәфисә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллин Рәсим, Алших мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Азалия үзләре язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучыларның сорауларына җавап бирделәр. Җиңүчеләр исемлеге соңрак билгеле булачак. Укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.


22
март, 2019 ел
җомга

Буа медицина училищесында " Нәүрүз" бәйрәме узды. Бу көнне 1 курс студентлары арасында "Нәүрүз чибәре" конкурсын үткәрү традициягә кереп бара. Бүгенге конкурс берничә этаптан торды, алар кысаларында катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, фронтовик - шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм иҗаты турында видеопрезентация әзерләделәр, аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. ​ ​Бәйгедә катнашучылар очрашуга әзерләгән милли ашларның хуш исе училище коридорларын, актлар залын  - коймак, чәк-чәк, бавырсак һәм бәлеш исе белән тулыландырды. ​ ​

 

Россия Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына, шулай ук аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Президент премияләре ел саен тапшырыла. Әлеге документ дәүләт башлыгының рәсми сайтында дөнья күрде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА (https://www.tatar-inform.ru/news/2019/03/22/646046/)

Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 23 мартында оператив фараз: Иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Юеш кар һәм яңгыр кебек явым-төшемнәр көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә урыны белән секундына 13 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы 0 градустан -5кә кадәр, көндез максималь һава температурасы +1 .º.+6 .º
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Сак булыгыз!

Уку йорты ишегалдында җанлы иде. Бәйрәм мәйданчыгы өстендә музыка яңгырады, бу кәефне күтәрде. Укучылар, бәйрәм уңаеннан, ярминкә оештырылды, анда тәм-томнар, камыр ризыклары, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Уку йорты территориясендә милли спорт уеннары оештырылды, Карга боткасы пешерелде, аның белән укытучылар, укучылар, ата - аналар, кунаклар-якын-тирә йортларда яшәүчеләр сыйланды. Балалар татар телендә җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик матур килеп чыкты.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау комиссиясенә мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатучы видеоролик урнаштырды. Әлеге роликта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова комиссиягә кем мөрәҗәгать итә ала, нинди срокта һәм нинди нигез булганда, дип аңлата.    Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=3xUMfmA1Dec&t=13s.

«Язгы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча әйдәп баручы белгеч Санатуллина Э. И. Буа шәһәренең 2 нче лицейның "Яшь хәрәкәт инспекторы" түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә балалар хәрәкәте маршрутлары буенча белем бирү оешмасына җәяүле экскурсия үткәрелде. Чара барышында ул балаларның игътибарын урам-юл челтәре объектларына юнәлтте, җәяүлеләр кичү юллары буенча дөрес күчәргә өйрәтте.

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетына киңәйтелгән выписка сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Ул, түләү документларында пенсия күләме " өлешчә" түләү дип язылган һәм  Пенсия фонды Ышаныч кәгазе буенча калган акчаны ала дип раслый.

Календарьда яз булса да, терлекләр әле кышлатуда санала. Район хуҗалыкларында аны быел ничек үткәрәләр, җитештерү күрсәткечләре кайсы якка “тарта”?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Идрис Дәүләтшин әйтүенчә, үткән елгы җәй үсемлекчелек тармагы өчен катлаулы булса да, барлык хуҗалыклар диярлек терлек азыгын җитәрлек күләмдә һәм сыйфат белән хәстәрли алган. Район буенча, концентратларны исәпкә алмыйча, һәр шартлы баш терлеккә 21,5 центнер азык берәмлеге тупланган. Аерым хуҗалыклардан әлеге сан “Ямбулат”та, “Коммуна”да, “Кыят”та, “Алан”да, “Умная ферма”да, “АгроНур”да, “Авангард”та тагын да югарырак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International