ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Бүген, 27 сентябрьдә, 1 нче номерлы мәктәпнең юл хәрәкәте яшь инспекторларының "СФЕТОФОРИК" отряды Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары һәм  Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" БДУнең  Буа бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, җәмәгатьчелекнең, укучыларның һәм ата-аналарның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүгә, күзәтүчесезлекне һәм балаларны кисәтүгә юнәлтү максатында #РодительскийПатруль үткәрделәр.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның апреленнән августка кадәрге чорда Россия Почтасы Татарстанның 3 589 аз хәрәкәтчән кешесенә техник реабилитация чаралары (ТСР) китерде. Компания республиканың барлык торак пунктларын ТСР белән тәэмин итә. Илтеп җиткерү Хезмәт министрлыгы һәм социаль фондның инвалидлар өчен дәүләт гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча Федераль проекты кысаларында уза. Агымдагы ел башыннан посылкаларны барлыгы 170 000 россияле алган.

Татарстанда 3 яше тулмаган  7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан  әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.

«Минем бизнес» үзәгеннән бизнесы булганнар өчен бушлай ярдәм чаралары.

Документларны электрон форматта кабул итү-тапшыру өчен электрон документ әйләнеше системасына түләүсез керү мөмкинлеге бар.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектәге җил көтелә.

 2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.

 Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.

Дүшәмбе көнне 2024 елның 23 сентябрендә МСП Корпорациясенең үз эшеңне ачу (проект идарәсе) буенча күчмә тренингы һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында хәбәр итү булачак

Уздыру урыны

Буа шәһәре, К.Зиятдинов урамы, 6 йорт

 «Мирас» яшьләр үзәге


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

18 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Казан буенча:

Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез.

Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с.

18 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Казан буенча: Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез. Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+11 градус, түбән урыннарда +6..+8˚. Көндез максималь температура +22..+24˚. Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +6..+11˚. Көндез максималь температура +22..+25˚. 2024 елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак.

Бу хакта ведомство каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр ителде. Әйтик, «24 сәгать эчендә ипотека» проекты кысаларында электрон мөрәҗәгатьләр кергәндә тәүлек дәвамында эшләрнең 97% ы карала, кисәтүләр булмаса – тулы цикл 3-5 сәгать тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан «24 сәгать эчендә ипотека» проекты буенча 25,3 меңнән артык гариза кергән.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе искә төшергәнчә, салым түләүче - физик затлар мөлкәткә салымны, җир һәм транспорт салымнарын, физик затлар керемнәренә салымны, салым хәбәрен алуны көтмичә, аванс белән түли алалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International