ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2024 ел
җомга

Яңа Тинчәледән Мифтахетдиновларның кырларында һәм бакчаларында комбайннар урып-җыюга чыкты.

Расыйх Мифтахетдинов, кайчандыр районның беренче фермеры, ә хәзер хуҗалыкның баш агрономы участоклардагы эш барышы белән шәхсән үзе таныштыра. Төп ярдәмчеләр дип ул үз гаиләсен атый.

Мариуполь шәһәрендә туган Роман Хайленко узган елның җәендә Буа хәрби комиссариатында контракт төзегән.

Махсус хәрби операция башланган вакытта Роман инде ун елга якын Россиядә яшәгән. Ләкин Украина гражданины булып санала.

2024 елның 9 августында кич, 10 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле яңгырлар һәм кыска вакытлы көчәю белән 15-20 м/с тизлектәге җил, яшен, урыны белән боз көтелә.

#РодительскаяГостиная бөтенроссия чарасы гаилә кыйммәтен саклауга, яшүсмерләр тирәсендә гаилә һәм ата-аналар бергәлеген формалаштыруга һәм яшүсмерләрне аңлау һәм балалар белән мөнәсәбәтләрне ныгытуның яңа ысулларын эзләү контекстында ата-аналарның аралашуы һәм үсеше өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

"Сетевая компания" АҖ 422430 Татарстан Республикасы, Буа районы, Буа шәһәре, Ленин урамы, 45 йорт адресы буенча 09.08.2024 елда 14:00 сәгатьтән 09.08.2024 елда  17:00 сәгатькә кадәр электр челтәре җиһазларын ремонтлауга чыгаруга бәйле рәвештә электр энергиясен сүндерү мөмкинлеге турында хәбәр итә.


8
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2027 елга калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү буенча яңа комплекслар барлыкка киләчәк. ТР Төзелеш министрлыгы карарының тиешле проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

2024 елның 9 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән

 төнлә һәм иртән томан;

- көндез һәм кичен 15-20 м/с тизлектәге яшенле яңгыр, көчле яңгыр, урыны белән боз көтелә .

Җәй - балаларның өйдә ялгыз калу вакыты. Һәм ата - аналарның төп бурычы-балага өйдә ялгыз калганда нәрсә эшләргә ярый һәм нәрсә эшләргә ярамый икәнен аңлату.


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

Ни өчен җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне, хәтта түтәлдә үссә дә юарга кирәк? Ни өчен сабын яки махсус юу чарасы белән ярамый?

Еш кына кешеләр яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юуны игътибарсыз калдыралар, гәрчә бу бик куркыныч булса да: җимешләр өстендә гадәттә агулы химикат калдыклары, бактерияләр һәм вируслар җыела, алар бик күп авырулар китереп чыгарырга сәләтле. Өстәвенә, бу сатып алынган продуктларга гына түгел, ә үз түтәлләрендә һәм агачларында үстерелгәннәргә дә кагыла. Ни өчен яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне юарга, моны ничек дөрес эшләргә һәм ни өчен сабын моның өчен яраксыз икәнен ачыклыйбыз.

"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International