Оценить материал и/или оставить мнение

Әлеге визит Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды. Кыят урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары интернат-йортта тәрбияләнүчеләр каршында концерт куйдылар. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Тормыш имнлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Сергей Морозов аларны мәктәп җитәкчелеге, коллектив исеменнән бәйрәм белән котлаганнан чират бүләкләргә җитте. Тәмле пироглар да, Кыят балы да, укучылар кулы белән ясалган әйберләр дә өлкәннәр күңеленә хуш килде.
10.10.2015


артка
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International