"Җәй сәүдә компаниясе" (Җиңү) сәүдә объектында кулланучылар өчен акция уздырылды. Сәүдә объектына килүчеләргә сыйфатсыз товарлар сатучыга карата дәгъва белдерү тәртибе, сатучының кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турындагы актуаль сорауларга кыйммәтле киңәшләр һәм җаваплар алу мөмкинлеге туды.
Катнашучыларның һәрберсенә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тапшырылды, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау»темасына олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде.
Чарада катнашучылар алган файдалы белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы 02.08.2024 ел
Соңгы яңарту: 2024 елның 6 августы, 15:13