Районда комбайнчылар ярышы төгәлләнеп килә

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Районда комбайнчылар ярышы төгәлләнеп килә. Соңгы көннәрдә алдынгылар исемлегенә яңа фами-лияләр өстәлде. Лидерлар әлегә үзгәрешсез. Өченче төркемдәгеләр арасында Марат Алимов алда баруын дәвам итә. Ул 3250 тонна ашлык суктырды. Икенче урында 3044 тонна белән “Кыят”тан Александр Грачев, өченчедә “Авангард”тан 2992 тонна ашлык җыйган Дмитрий Сидоров. Икенче төркемдәге комбайннарда эшләүчеләрдән  Илгизәр Сөнгатов 2012, “Коммуна”дан Илдус Насыйбуллин – 1930, “Авангард”тан Наил Гыймадов 1894 тонна  тонна ашлык суктырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International