ОКСАНА СИНЧУГОВА: “Җиңү көтелмәгән булды”

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Оксана Синчугова:

“җиңү көтелмәгән булды”

Казанда узган унөченче халыкара мөселман киносы фестиваленең милли конкурсында җиңүчеләр арасында якташыбыз да бар. Ул – Казан дәүләт мәдәният институтының дүртенче курс студенты Оксана Синчугова.

Яшь режиссер белән туган йортына ялга кайткан арада  очрашып, уңышлары, киләчәккә планнары һәм җиңү китергән фильмы турында сораштык.

– Фестивальдә мин “Юлдан язган ул” (“Блудный сын”) кыска метражлы фильмы белән катнаштым. Җиңүем һич көтел-мәгән хәл булды. Әлбәттә бик шатлыклы да, – ди ул.  Барысы да курс эшеннән – драматургия буенча укытучысының библия мәсәлен кино итеп куярга дигән биременнән башлана. Ә аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Бер кешенең ике улы була. Ул аларга утарын бүлеп бирә. Өлкәне йортта кала, кечесе чит җиргә чыгып китә. Бар булганын туздырып, кабат әйләнеп кайта. Әтисе аны кабул итеп кенә калмый, ә бәйрәм оештыра. Бу вакытта кырда булган улы моңа ризасызлыгын белдерә. Әтисе улының гаиләгә генә тү-гел, ә Ходайга кайтуын әйтә.

– Мине бу гыйбрәтле хәл һәрвакыт кызыксындырды, гаилә өчен тырышкан улның читтә калуы аңлашылмады. Бу хакта озак уйладым һәм нәкъ абыйсын беренче планга чыгарырга булдым. Ә аны апа иттем. Миңа хатын-кыз позициясе якынрак бит, – ди Оксана. Фильмында көчле актерлар: Елена Калаганова, Александр Купцов, Регина Саттарова һәм Розалия Гыйззәтуллина уйный, төшерүдә Ок-сананың талантлы төр-кемдәшләре дә, Казан кино берләшмәсенең тәҗрибәле вәкилләре дә эшли. Барысы да түләүсез. Уңышлы нәтиҗәгә яшь продюсер, нәрсәнең кайда ятуын, кем белән ничек уртак тел табарга кирәген яхшы белүче  Татьяна Байбородова да зур өлеш кертә.  

– Күп уйладым, сценарийны озак яздым, берничә тапкыр үзгәртергә дә туры килде. Командам белән киңәшеп тә төзә-түләр керттек. Гыйнварда эшли башлап, март аенда ике көн эчендә 20 минутлык фильмны тө-шердек. Май аенда бар эшне төгәлләдек. Арабызда моңа алдан ышанмаучылар да булды. Әмма шулкадәр бердәм булып, аңлашып эшләдек, бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Мин моның өчен барысына да рәхмәтле, – ди яшь режиссер. Институтта укытучылар арасында хуплау тапкан фильмны  бер-бер артлы төрле конкурс-фестивальләргә җибәрәләр. Алтайдан, Шукшин фестиваленнән чакыру килә. Анда “Юлдан язган ул” төп призны алмаса да, иң көчле бишлеккә керә. Ә аннан аның мөселман киносы фестиваленә узуы турында хәбәр һәм җиңү.  

– Халыкара фестиваль кысаларында милли конкурс  оештыру бик яхшы. Ул республикада иҗат итүче режиссерларга өмет бирә. Ә Татарстанда кино бар һәм булачак, – ди Оксана. Алда планнары күп аның. Якын киләчәктә җәй кө-не Казанда Кыш бабай киеменә киенеп балаларга бүләк өләшүче “сәер” кеше турында документаль фильмын төгәллисе бар. Укытучысы уңышлы фильм төшерергә дигән яңа бирем җиткергән... Аннан Мәскәүгә ВГИКка керергә тагын бер омтылыш ясап караячак.

– Кечкенәдән иҗатка тартылдым, үземне төрле өлкәләрдә сынадым. Мәктәпне тәмамлагач дизайнерга укырга кердем. Кыюлыгым җитеп ташладым һәм мәдәният институтына килдем. Анда телевидение бүлегеннән кино юнәлешенә күчтем. Ниһаять, мин ышанып әйтә алам: бу – минеке, – ди яшь режиссер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International