СОЯ УҢЫШЫ ӘЙБӘТ

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

“Авангард” агрофирмасында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю белән урак төгәлләнми әле. Биредә соя да, бөртеккә кукуруз да игәләр.

Сояны быел 730 гектарда чәчкәннәр. Аны районда биредә генә үстерәләр. Төп кулланышы дуңгызчылык тармагында. Аларга катнаш азык әзерләүдә төп компонент булып тора. Ә “Авангард” агрофирмасында асралучы “каты борын”нарның исәбе 80 меңнән артып китә.

– Шуңа да читтән кайтартуга караганда үзеңдә игү күпкә отышлырак. Ә азык кыйммәтенә килгәндә, сояда аксым борчакка караганда ике мәртәбә күбрәк, – ди генераль директорның беренче урынбасары Расыйх Яфизов.

Аның мәйданын киләчәктә арттырырга планлаштыралар. Биш ел эчендә үз технологияләрен дә булдырырга өлгергәннәр. Төрле сортларны сынап, иң отышлыларын гына куллануга алалар. Быел уңышы да начар түгел – һәр гектардан уртача 14 центнер чыга. Соң өлгерүче бу культураны суктыру өчен быел һава торышы да уңай килде.

Расыйх Яфизов әйтүенчә, яңгыр булганда кузаклары дымны сеңдереп, уракны гаять авырлаштыра. Соя, кузаклары сабакның төбеннән үк диярлек башланганга, болай да суктыру өчен авыр культуралардан санала. Өстәнрәк урдырган саен югалтулар күбрәк, дигән сүз. Шуңа да биредә эшләүне иң тәҗрибәле комбайнчыларга гына ышанып тапшыралар. Шундыйларның берсе – Дмитрий Сидоров. Ун яшеннән әтисендә ярдәмче булып эшләгән, үзе штурвал артына утырганга да 15 елдан артык. Ул агрофирмада гына түгел, районда да алдынгы комбайнчыларның берсе. Быел 3 мең тонна тирәсе күләмдә ашлык суктырган инде.

– Һава торышы мөмкинлек биргәндә бер минутны да бушка уздырмыйбыз. Соя кырында эшне төгәлләгәч кукуруз суктырырга керешәчәкбез, – ди ул.

Без килгән пәнҗешәмбе көнне Югары Лашчы кырында җиде комбайн эшли һәм алар 100 гектарда уракны төгәлләгәннәр иде. Шалтыратып белештек: бер атна дигәндә биредә эш төгәлләнгән. Ындыр табагына барлыгы 1 мең тоннадан күбрәк соя кайтарылган. Комбайнчылар бер атнадан кукуруз суктырырга керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International