ЧИТКӘ ЧЫГЫП ҮРНӘК АЛ

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Тукай ягына, Казан артындагы Арчага 3 сәгатьтә барып җиттек. Безне шундый ук авыллар, урманнар, кайда әле эш кайнаучы, кайда сукаланган кырлар озата барды... Хәер, туфраклары гына кара түгел, ә кызыл анда. Безне каршы алган  “Арча хәбәрләре” журналисты Ильяс абый Фәттахов та:

– Агач көрәк белән бәрәң-ге казып була торган туфрак нинди була икән ул, шуны бик күрәсе килә, – дип кызыксынды. Ә менә Арча шәһәрен карап әйләнгәндә инде  без тел шартлаттык. Чынлап, бик матур ул. Моңа үзара салым программасында катнашулары да өлеш керткән. Арча шә-һәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Плотников әйтүенчә, ике ел дәвамында 50 миллион сум тирәсе күләмендә эш башкарылган.

–  Халыктан 5 миллион сум тирәсе җыелса, республика бюджетыннан һәр сумга дүрт сум өстәлде. 2016 елда акчаның күп өлешен халык мөрәҗәгате буенча урамнардагы электр яктырткычларны экономиялеләренә алыштыруга, яңа заманча тимер-бетон, металл баганалар урнаштыруга тоттык. Яктыртылмаган урамнар калмады диярлек. Быел да, киләсендә дә яктырт-кычларны заманчаларына гына алыштырабыз. Бу акчаны башка эшләр өчен экономияләү мөмкинлеге бирә. Үзара салым акчасына башкарган эшләр тагын урамнарга вак таш җәюдән, чишмәләрне тө-зекләндерүдән, халык күп йөри торган урыннарга видеокамералар урнаштырудан гыйбарәт. Былтыр “Казан Су” паркын төзекләндерә башлаган идек. Аннан соң биредә күп эш парклар төзү буенча республика программасы кысаларында башкарылды. Киләсе елда шулай ук үзара салым акчасына паркның икенче чиратын төгәлләргә планлаштырабыз. Башка эшләр дә дәвам итәчәк. Халык программага теләп кушыла, – ди ул. Беренче елны халыкка  максатларын аңлату өчен район җитәкчелегенә күп эш башкарырга туры килгән. Алар белән күпсанлы очрашулар, җыеннар үткәр-гәннәр. Халык аларга ышанган. Планлаштырылганнар үтәлгәннән соң бигрәк тә.

– Җыеннарны эшләр төгәлләнгәннән соң да үткәрделәр. Кайда күпме акча тотылганын күрсәт-теләр, аңлаттылар. Шәһә-ребез шушы вакыт эчендә төзекләнде, матурланды. Акчаны теләп бирдек һәм бирәчәкбез. Арча халкы референдумда те-ләп катнаша. Быелгысында да шулай буласына ышанам, – ди Рәмзия апа Хәмидуллина. Арчада 1972 елдан бирле яшәүче Ибраһим абый Сабиров та шул фикердә.

– Барысы да  үзебез өчен бит. Акча бирмәүчеләр дә бар билгеле, әмма алар аз. Бер генә мисал китерәм: икенче төркем инвалид беренче елны түләмәгән иде. Ә урамына таш юл җәелгәч, миннән 300 сумны кая бирергә дип сорады. Инде соңга калуын, республика бюджетыннан 1200 сум керми калуын әйттем, — ди ул.  

Шәһәр үзәгендә шундый аралашудан соң Дмитрий Плотников белән бергә  урамнарны, чишмәләрне  карап әйләндек, паркта да булдык. Шәһәрдә барлыгы 5 чишмәне төзекләндер-гәннәр, суының сыйфатын тикшерткәннәр. Халык аларга яратып йөри. Яшьләр дә. Ә Казансу ел-гасы буендагы  паркның матурлыгын сүз белән әйтеп аңлату мөмкин тү-гел: үзең барып күрергә кирәк. Телисең икән салмак кына хозурланып йөрисең, эскәмияләренә утырып ял итәсең, төрле спорт мәйданчыкларында актив ялны сайларга да мөмкин. Ә җәен ясалма буада су коенырга мөм-кин. Комы да, ятаклар да бар. Киенү-чишенү бүлмә-ләре өлгереп килә. Буага суны чишмәләрдән тутыралар. Хәзер буадан суны агызганнар, дезинфекция ясаганнар. Кыскасы, парк арчалыларның яраткан ял итү урыны булуы көн кебек ачык. Авылларда да референдум киң колач белән бара. 

Әлфия Шәрәфетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International