Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкил Гузәл Удачина Буада булып китте. Ул көн дәвамында районда бу өлкәдә эшнең ничек оештырылуы белән танышты. Ахырдан барысын да анализлап бәя бирде, җитешсезлекләр өстендә эшләп, аларны бетерү бурычын куйды.
Ул иң беренче район Советы бинасында алдан язылу буенча бала хокукына кагылган сораулар белән мөрәҗәгать иткән әти-әниләрне кабул итте. Гүзәл Любисовна аларның һәркайсын тыңлаганнан соң, биредә катнашкан төрле социаль структура вәкилләре белән бергә тулы җаваплар бирде. Ә ачыклап бетерүне таләп итүчеләренә, аларны уңай якка хәл итү мөмкинлеген барлап, тулы җаваплар ирештерәчәгенә ышандырды. Кайбер сораулар исә район җитәкчелеге каравына тапшырылды. Аннан соң ул районның Килдураз авылында урнашкан республика балалар санаторие, М. Вахитов исемендәге гимназиянең коррекция сыйныфында белем алучы балаларны укыту процессы, ресурс үзәк эшчәнлеге белән танышты.
Ахырдан район Советының утырышлар залында төрле структура вәкилләре белән куркыныч янаган гаиләләр арасында профилактик эш алып баруга кагылган сөйләшү уздырды. Җыелышта ике төп мәсьәлә каралды. Беренчесе – районда авыр гаиләләр белән эшләү ничек куелуы турында, икенчесе – баланы социаль сәламәт булмаган гаиләдән нинди очракларда алу буенча. Чөнки бала хокуклары бозылуның иң зур өлеше аларга туры килә һәм җинаятьләрнең дә күпчелеге анда тәрбияләнүче балалар тарафыннан кылына, диде ул.
Безнең районда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә хәзерге вакытта 13 гаилә исәптә тора. Аларның 11ендә әти-әниләрнең алкоголь куллануы билгеле. Гузәл Удачина монда беренче чиратта гаиләне реабилитацияләү программасы мөһим роль уйнаганын белдерде. Буаның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе составында нарколог булуны әйбәт дип тапты.
– Безнең максат баланы гаиләдә калдыру өчен тырышу. Мисал өчен бер районда комиссия эчүче әти-әнине алкогольдән өч ел дәвамында фәкать кәгазьдә реабилитация-ләгән, ягъни шулкадәрле вакыт документ җыйган. Ә чынлыкта әти-әнигә бернинди ярдәм күрсәтелмәгән. Нәтиҗәдә баланы гаиләдән алуга барып җиткәннәр. Безнең максат ул түгел, - диде Гузәл Любисовна залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.
Гузәл Удачина Килдураздагы балалар санаториенда нәниләрнең сәламәтлеген ныгытуда барлык шартлар тудырылуын уңай яктан бәяләде. Районда коррекция сыйныфының да үзебездә булуы балага әти-әнисе янында яшәп уку мөмкинлеге бирә. Бу, вәкил фикеренчә, андый балаларны интернатларда яшәп укудан коткара.
Шулай ук Гүзәл Удачина балалар турында районнардан җибәрелгән статистиканың чынбарлыкка туры килергә тиешлегенә басым ясады. Чөнки аларның хокукларын яклау эше шушы саннарга да нигезләнә, дип белдерде ул.