Киләсе елның гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыккан гражданнарның пенсия күләме артачак

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Киләсе елның гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыккан гражданнарның пенсия күләме артачак. Пенсия кемгә артачак?
Беренче чиратта өч төп шарт үтәлергә тиеш: Авыл хуҗалыгы җитештерүендә пенсионерның стажы 30 елдан да ким булмаска тиеш, ул авыл җирлегендә яшәвен дәвам итәргә һәм хәзерге вакытта эшләмәскә тиеш. Соңгы ике таләп барысына да аңлаешлы кебек, ә менә стажга килгәндә, бигрәк тә һөнәрләр исемлегенә төгәллек кертергә кирәк. Пенсия фондының Буа шәһәрендәге районара идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов сүзләренә караганда, эш июль аенда ук башланган булса да, аларның артуы билгеләнергә тиешле һөнәрләр исемлеген шушы көннәрдә генә алган.

- Исемлек Россия Хөкүмәте карары белән расланган. Аңа нинди белгечлек кермәвен әйтү җиңелрәк. Авыл җирлегендә яшәүче бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә бу реформа кагылмый. Шулай ук инженер-техник хезмәткәрләрнең, финансистларның, бухгалтерларның, икътисадчыларның, кадрларның барысында да түгел. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр колхозда, совхозда, крестьян-фермер хуҗалыгында эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре саналса, шуннан соң авыл хуҗалыгы җитештерүендә – терлекчелектә, игенчелектә эшләүчеләр генә исәпкә алына. Югарыда санап үтелгән белгечлекләр бу исемлеккә керми инде, – ди ул. Стажга килгәндә, сораулар туа: 30 ел бер урында эшләп, өзлексез стаж булырга тиешме? Белгеч сүзләренә караганда, пенсияне исәпләгәндә гомуми стажы исәпкә алына. Иң мөһиме – ул авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә булырга тиеш. Әлеге таләпләр үтәлгән пенсионерларның пенсия күләме автомат рәвештә арттырылачак. Районның 8320 авыл кешесенең 2553 се гыйнвар аенда, индексацияне исәпкә алып, 1333 сум 56 тиенгә күбрәк пенсия алачак. Иминият пенсиясенә түләүнең 25 процентын арттыру күздә тотыла.

– Бу бик күләмле эш. Пенсия фонды хезмәткәрләре авыл җирлегендә яшәүче һәр пенсионерның эшен күтәрә, стажга яңадан бәяләү үткәрелә. Ул алга таба да дәвам итәчәк, өстәмә акча алачак пенсионерлар саны да артыр дип өметләнәм, – ди Рафыйк Гали улы. Ул беренче айларда түзәргә, Пенсия фондына йөгермәскә, ә иң яхшысы үз стажын исәпләргә киңәш итә. 30 ел җыймаса, пенсияне күтәрүне көтәргә туры килми. Килеп туган сораулар буенча 074 яки 3-56-84 телефоннары буенча консультация алырга, кабул итүгә язылырга мөмкин. Шулай ук ЕСИА аша Страховкаланган затның шәхси кабинетыннан да файдаланырга мөмкин. Авыл хуҗалыгында хезмәт стажын исәпләгәннән соң, 30 ел җыймаса да, өйрәнелмәгән чор яки исәпкә алынмаган вакытлар бар икән, бу очракта өстәмә стажны раслаучы белешмәләр әзерләргә һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны киләсе ел дәвамында эшләргә була. Яңадан исәпләү 1 гыйнвардан башкарылачак.

Ел башыннан бирле эшләмәүче барлык пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк. Уртача 1000 сумга. Рафыйк Галиевич сүзләренә караганда, бу арту пенсияләре яшәү минимумыннан кимрәк (8232 сум) булган пенсионерлар хис итмиячәк, шуңа бәйле рәвештә, аларга федераль социаль өстәмә түләү билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International