Татар мәдәниятен саклау, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатларында 19 гыйнварда Казан дәүләт цирк аренасында әкияттәгечә матур һәм җилкендергеч спорт-музыкаль шоу – спорт һәм музыка өлкәсендәге “Манзара” премиясен тапшыру тантанасы булачак.
Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Нурзадә, Иван Громов, Динар Шәймәрдәнов, Римма Никитина һәм зур иҗат потенциалы булган талантлы җырчыларның әле тагын тулаем йолдызлыгы чыгыш ясаячак.
Район, Татарстан Республикасы Сабантуй батырлары, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре – һөнәри спортчылар, дәрәҗәле Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеменә көрәшергә чакырыла.
Тамашачылар өчен төп приз – сатып алынган билетлар буенча яңа кузовлы Lada Granta автомобиле уйнату. Билетларның бәясе – 700дән 1200 сумга кадәр.
Билетлар сатып алу турындагы мәгълүмат www.manzarakzn.ru сайтында урнаштырылган.