2019 елның 12-14 гыйнвар көннәрендә Казанда физика буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды, анда Буа муниципаль районы укучылары командасы катнашты. Буалылар олимпиада призерлары булды: Хәсәнов Кәрим (Буа шәһәре Лицей-интернаты), Җәләлов Рәсим (Буа шәһәре Лицей-интернаты), Җәләлов Раил (Буа шәһәренең 2 нче лицее «МБМУ, 10 сыйныф) һәм Габбазов Руслан (Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе, 11 сыйныф). Укучыларыбызны котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез! Афәрин!