Әгәр җәйгә чит илгә ял итәргә барырга уйласагыз, паспорт турында бүгеннән кайгыртырга киңәш итәләр районның миграция мәсьәләләре буенча бүлеге хезмәткәрләре. Әлеге документны рәсмиләштергәндә дәүләт порталын кулланган очракта, тиз дә, уңайлы һәм очсыз бәядән дә булачак.
Бүлек начальнигы Гөлия Заһидуллина сүзләренә караганда, узган ел портал аша 1914 кеше чит ил паспорты рәсмиләштергән. Бу очракта аларга дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама да бирелгән – 5 мең сум түлисе урынга 3,5 мең сум гына түләгәннәр. Шул исәптән 342 кешегә Россия Федерация паспортына да пошлина бәясе 210 сумга (ташламасыз 300 сум) гына төшкән.
Портал аша паспорт алуга гына түгел, яшәү адресы буенча теркәлү яки киресенчә “пропискадан төшү” буенча гаризалар да бирергә мөмкин. Боларның барысын да әлеге дәүләт хезмәте күрсәтүләрне өйдән чыкмыйча, чиратлар тормыйча башкарып була.
Шуңа бүлек белгечләре дәүләт порталында шәхси кабинет ачарга киңәш итәләр. Моны мөстәкыйль рәвештә башкара алмаучыларга Пенсия фонды идарәсендә (адресы: Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 “Д” номерлы йорт), күпфункцияле үзәктә (адресы: Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 “Г” номерлы йорт) ярдәм итәчәкләр.
Гөлия Хатыйповна 20 һәм 45 яшьләрдә паспортны алыштыруга да җиңел карамаска вәгъдә итә. Моның өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар буенча кодексы 19.15 маддәсе буенча 2 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр штраф каралган.
Районның миграция мәсьәләләре буенча бүлеге түбәндәге график буенча гражданнарны кабул итә: сишәмбе – 9 дан 16 сәгатькә кадәр, чәршәмбе, җомга көннәрендә 9 дан 15 сәгатькә кадәр, ә шимбә – 9 дан 12 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 3-40-91.