Бүген, 24 гыйнварда Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый советы " Мин дөньяны өйрәнәм" проектын гамәлгә ашыру буенча беренче утырышын уздырды. Исегезгә төшерәбез, район ветераннар советының әлеге проекты 2018 елда коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында тәкъдим ителде һәм грант отты. Алынган акчага "Гармония" үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә учетта торган, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер грамоталыгына укыту өчен 15 планшет сатып алынган
Чөнки проектның төп бурычы өлкән яшьтәге кешеләргә Интернет челтәре аша үзләренең якыннары белән аралашу, кызыксындырган мәгълүматлардан файдалану, "дәүләт хезмәтләре " аша өйдә мөстәкыйль коммуналь түләүләр кылу мөмкинлеге бирү иде. Гражданнарны компьютер белеменә өйрәтү өчен волонтерлар – «социаль белем бирү академиясе» һәм медицина училищесы студентлары җәлеп ителәчәк. Волонтерлар "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә ялгыз яшәүче гражданнарга барачаклар.
Утырышта да проект партнерлары: социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» хезмәткәрләре һәм волонтерлар-студентлар катнашты. Проектны тормышка ашыруның мөһим мизгелләре турында фикер алыштылар: пенсионерлар арасыннан укучылар исемлеген төзеделәр, алар белән эшләү графигы, дәресләрнең календарь планы белән таныштылар, һәр укучы волонтерга һәм ветераннар Советы активистына беркеттеләр. Киләсе атнадан өйдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагындагы кешеләрнең компьютер грамоталылыгын өйрәнү буенча беренче дәресләр үткәрү планлаштырыла.