Бүген Буа муниципаль районының Кыят авылында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачылды. Бу безнең районның авыл җирлекләрендә җиһазландырылган дүртенче спорт мәйданчыгы. Шундый ук спорт мәйданчыклары Иске Суыксу, Ырынгы, Адав-Толымбай авылларында да төзелде. Агымдагы елда Югары Лашчы авылында да төзелеш планлаштырыла. Ә инде бүген Буа шәһәренең Кленовая урамындагы ишегалдында тренажер мәйданчыгы ачылачак.
Муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров авыл халкының шатлыгын уртаклашты. Ул мәйданчык беркайчан да буш тормасын, ә кыятлыларга район һәм республика ярышларында яңа спорт җиңүләре теләде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге торак пунктта бүгенге көндә 700 гә якын кеше яши, авыл мәктәбендә 120 укучы белем ала.