Туган якны өйрәнү музееның күргәзмә залы заманча итеп үзгәртеләчәк. Коллектив моңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган грантта җиңү бәрабәренә иреште.
Музей директоры Люция Әхмәтҗанова сүзләренә караганда, республикадан бүлеп бирелгән акчага экраны белән мультимедиа җиһазлары, тамашачылар өчен йомшак утыргычлар сатып алганнар. Мультимедиа җиһазлары ярдәмендә хәзер фильмнар да ясый алалар. Яңартылган залның төп үзенчәлеге шунда – киләчәктә хезмәткәрләр бирегә килүчеләрне музей заллары белән экран аша виртуаль форматта таныштырырга уйлыйлар. Унбиш минутлык фильм төшергәннәр инде. Анда башта Буа районы турында кыскача мәгълүмат бирелә, аннары музейда эшләп килүче һәр залның нәрсәгә багышлануы, сакланган экспонатлар, аларның тарихы, үзләренең эшчәнлекләре турында сөйлиләр. Балалар интерактив уеннар да уйный алачаклар. Сораулар, викториналар аларның акылын, белемен үстерергә ярдәм итәчәк.
– Бүген ремонт эшләре грантның икенче – муниципаль өлеше буенча алып барыла. 47 квадрат метрлы әлеге зал тамашачылар, күргәзмә авторлары өчен уңайлы итеп ясалачак. Шулай ук идән-түшәмнәр яңартыла, обойлар алыштырыла. Картиналар заманча җиһазларга урнаштырылачак: дөрес итеп төшкән яктылык эшләрнең бар нечкәлегенә кадәр укырга ярдәм итәчәк. Зал кунакларны тиешле дәрәҗәдә кабул итәргә тиеш, – ди Люция Әхмәтҗанова.
Залны Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзаларының ТАССРның 100 еллыгына багышланган плэнер эшләре күргәзмәсе белән ачарга уйлыйлар.