Кичә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында ТР Дәүләт Советы депутатлары күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Арефьев урамының 3, 3А йортларында һәм Некрасов урамының 29-нчы йортта яшәүчеләр булачак ишегалды проекты турында ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин белән фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» проекты республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, татарстанлыларның ишегалды территорияләрен төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итүләре белән бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында ТР төзелеш һәм архитектура министрлыгы халык белән очрашуларда фикер алышына һәм эшләнеп бетерелә торган типлаштырылган проектлар эшләде. Мәсәлән, әлеге ишегалларында яшәүчеләр сүтелгән гаражлар урынына парковканы төзүне, балалар мәйданчыгын яңартуны, һәр подъезд янында эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, тротуарлар салуны, беседкалар һәм кер киптергечләрне яңартуны сорады. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Наталья Храмова барлык тәкъдимнәрне дә язып алды, үзгәрешләр кертергә теләгән очраклар өчен, халык белән элемтәне саклап торачагын билгеләп үтте.