Кичә, 9 августта, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның үзәк стадионында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында, 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының икенче әйләнеше булып узды. Турнир нәтиҗәләре буенча икенче әйләнештән соң "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 1 урынны яулады. 2 урында Апас шпт."Апас" командасы. 3 урынны Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның "Кама" командасы яулады.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм ТР Беренчелегенең финал өлешендә уңышлар телибез!!!