Һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне алдыннан, Буа муниципаль районында районның төзелеш тармагы җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды.
Бу уңайдан тантананы Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров ачты. Марат Азат улы катнашучыларны бәйрәм белән котлады, аларга эшләрендә яңа уңышлар теләде һәм тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләде.
Буа муниципаль районының төзелеш өлкәсендә үз эшләрен чын-чынлап белгән кешеләр, үз тармакларының чын профессионаллары эшли. Аларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә күп фатирлы торак йортлар, социаль, мәгариф, мәдәни һәм спорт объектлары, юллар төзелә һәм ремонтлана, шәһәребезнең ишегаллары һәм урамнары төзекләндерелә, буалыларның тормышын матуррак һәм уңайлырак итә. Агымдагы елда төзүчеләр тарафыннан 9 күп фатирлы йорт ремонтланды, мәктәптән тыш эшләр үзәге, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Буа ветеринария техникумы, Кайбыч мәктәбе, Килдураз мәдәният йорты биналары яңартылды, 3 спорт мәйданчыгы, Чуаш Киштәге авылында КФҮ һәм Теңкәш авылында ФАП төзелде. Моннан тыш, шәһәр территориясендә, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру»Федераль проекты кысаларында, Стройгарант ҖЧҖ җәмәгать мәйданын төзекләндерү буенча эшләр башкара.
Тантаналы чара мәдәният хезмәткәрләре һәм район үзешчәннәре чыгышы белән дәвам итте.