Буада "Гадел квиз" узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә, 10 августта, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова инициативасы белән, Буа муниципаль районының «Чайка»-«БОР» балалар сәламәтләндерү лагеренда коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык, үтәү һәм гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан «Гадел квиз» интерактив-агарту чарасы узды. Чара район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская катнашында узды. Шулай ук чарага чакырылган кунаклар-Апас, Югары Ослан, Спас муниципаль районнары башлыклары ярдәмчеләре. Уенны " Бирмәскә-алмаска!" коррупциягә каршы республика яшьләр программасы җитәкчесе Алена Лапенкова һәм әлеге программа администраторы Адилә Фәттахова алып барды. Чараны үткәрү кысаларында катнашучылар 4 тематик тур уздылар: "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» , "Филворд"," Кайда логика?" , "Финиш". «Гадел квиз» ахырында уенда җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International