15 август көнне 13.30 да "Татарстан 24" телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында "Торак-коммуналь Советлар" программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән "дача амнистиясен" яңадан әшләтү һәм күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән законның 13 августта үз көченә керүе турында барачак.
Әлеге законнар буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина бирәчәкләр.
Шул ук вакытта һәр тамашачы үзен борчыган сорауны бирә ала. Моның өчен программаның (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 туры эфирының кайнар линия номерын гына җыярга кирәк.
Программаны 13:30дан 14:00 сәгатькә кадәр карагыз. Кабатлау 15:30 һәм 19:30; шимбә көннәрендә – 18:30; якшәмбе көннәрендә-13:30.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "Матбугат хезмәте» бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16) шулай ук youtube та "Росреестр" каналында танышырга мөмкин.