Киләсе елның октябрь аенда чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Киләсе елның октябрь аенда чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк. Аңа әзерлек һәм үткәрү буенча җаваплы итеп Россия дәүләт статистикасы хезмәтчелеге билгеләнгән. Яшел Үзән шәһәре дәүләт статистика бүлегенең (Буа шәһәре) баш белгеч-эксперты Марс Дәүләтшин сүзләренә караганда, районда халык санын алуны үткәрү өчен йортлар исемлекләрен актуальләштерү башланган. Әзерлекнең календарь планы буенча махсус сайланган теркәүчеләр август-сентябрь айларында шәһәр һәм авыллар торак пунктлары территорияләрен  бу максатта йөреп чыгачаклар. Бер теркәүчегә уртача көнлек нормадан – 30 көндә 600 йортны барлау исәбеннән чыгып, республика буенча барлыгы 1000гә якын теркәү участогы формалаштырылган. Теркәүчеләр алдында халык санын алуны үткәрүгә әзерлекнең башлангыч этабында мөһим һәм җаваплы эш башкару тора. Йортлар исемлеген актуальләштерү һәм 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүнең оештыру планын төзү – халыкны исәпкә алуны тулы күләмдә һәм сыйфат белән башкаруны тәэмин итү өчен кирәкле әзерлек чарасы. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүматлар халык санын алуны үткәрүнең оештыру планы нигезе булып тора. Теркәүчеләр эше нәтиҗәләре, шулай ук торак биналар күләме һәм яшәү урыны яки бу вакытта булу урыны буенча аларда яшәүче һәм теркәлгән затларның исәбе турында административ мәгълүматлар буенча картографик материалга һәм халык санын алуга әзерлек, үткәрү һәм нәтиҗә ясау буенча автоматлаштырылган системага йортлар адреслары исемлегенә төгәллекләр кертелә.

Бөтенроссия халык санын алуның төп максаты илдә яшәүче халыкның демографик һәм социаль-икътисади характеристикасына комплекслы бәя бирүдән гыйбарәт. Аның барышында алынган мәгълүматлар милли проектларны һәм дәүләт социаль программаларын эшләүгә, шул исәптән илнең демографик үсешенә нигез булып торачак.  Моннан тыш, алар халыкның яшәеш сыйфатын үстерү өчен нинди чаралар эшләргә кирәклеген аңларга һәм демографик факторларны исәпкә алу белән төп социаль һәм икътисади сәясәт юнәлешләрен дөресләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International