"Мобиль кабул итү бүлмәсе" Буа районының Чуаш Киштәге авыл җирлегендә эшләде

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Партиянең төбәк бүлеге вәкилләре башта Новоселки авылында тукталдылар. Халыктан тугыз мөрәҗәгать кабул ителде. Нигездә авылга, мәдәният йортын, авылга керү юлларын төзү, трассада тукталыш павильоны урнаштыру, җәяүлеләр кичүе мәсьәләләре каралды.

Киләсе тукталыш Чуаш Киштәге авылында булды. Бу авылда "Мобиль кабул итү бүлмәсе" эшчәнлеге белән муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров та танышты. Авыл халкы активлык күрсәтте. Урам утларын урнаштыруда, поселок юлларын, торак пункт читендәге күперне ремонтлауда ярдәм сорадылар.  Мал асраучы гаиләләр пай җирләреннән файдаланган өчен аренда түләве түбән булуга зарландылар, малларны йөртү өчен көтүлекләр җитмәү проблемасын да күтәрделәр.

Наказларны кабул итү бу көнне Таковар авылында тәмамланды. Сәяси партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова, барлык мәсьәләләр дә өйрәнеләчәк һәм "Минем депутатым" электрон ссистемасына, аларны алга таба хәл итү өчен, кертеләчәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International