ТР Буа шәһәренең 5 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәге тәрбияләнүчесе Владимир Журавлев Россия Федерациясе җыелма командасы составында робототехника буенча 11-14 август көннәрендә Чунцин шәһәрендә узган халыкара ярышларда 3 нче урынны алды.
Владимирны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
